(Казан шәһәре
KZN.RU, 17-нче сентябрь, Екатерина Виславская). Бүгенге көндә Казанда ягу
сезонына социаль өлкәнең барлык объектлары һәм торак фондның 98,7% ягу сезонына
әзер. Бу атнада социаль учреждениеләргә вакытыннан алда җылылык бирелергә
мөмкин, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары
Искәндәр Гыйниятуллин. Казан Мэры җитәкчеләргә шәһәрлеләрнең зарларына колак
салырга һәм объектларны контрольдә тотарга кушты.
“Ел саен без
җылылык җибәрү кебек катлаулы процесс аша үтәбез. Ул һәрвакыт җылылык белән
тәэмин итүче оешмалардан, идарә итүче компанияләрдән, районнар башлыкларыннан,
алар командаларыннан максималь мобилизацияләнү, концентрация һәм координацияләү
таләп итә. Бу эштә безнең өчен яңалык юк, шулай да бу һәрвакыт залда утыручы
җитәкчеләр өчен җаваплы һәм киеренке вакыт булып тора”, - диде шәһәр башлыгы.
Социаль өлкә объектларына
җылылык беренче биреләчәк
Казанда ягу
сезоны башлану вакыты Башкарма комитет тарафыннан соңрак билгеләнәчәк. Нормативлар
буенча, уртача тәүлек температурасы +8градуска җиткәч һәм 5 көн дәвамында
шундый температура сакланса, җылылык бирелә. “Әлеге күрсәткечләргә әле
җитмәдек, ләкин температураның төшүен исәпкә алсак, социаль өлкә объектларына
җылылыкны бу анада бирергә мөмкин, - диде Искәндәр Гыйниятуллин. – Техник яктан
бар да әзер. Шуңа күрә социаль блок җитәкчеләренә җиткерәсем килә – учреждениеләр
җитәкчеләренә гаризалар буенча җылылык җибәрү мөмкинлеген хәбәр итегез”. Бүгенге
көндә җылылык җибәрүгә социаль өлкәнең 765 объекты әзер.
“Беренче чиратта,
гадәт буенча, җылылык, социаль өлкә объектларына бирелә: балалар бакчалары,
мәктәпләр, сырхауханәләр, бала тудыру йортлары һ.б. Быел да шул ук схема буенча
эшлибез, - диде Илсур Метшин. – Бәхеткә каршы, барлык объектларда да капиталь
төзекләндерү эшләре башкарылган. Ел саен без моңа бик зур игътибар бирәбез. Моның
нигезендә казанлылар күзенә күренмәгән эшләр ята”.
Йортларга килгәндә,
кышка 5654 йорт әзер, бу торак фондның 98,7% тәшкил итә. Калган 53 йортта капиталь
төзекләндерү эшләреннән соң тапшыру эшләре тәмамланып килә.
50 киломердан
артык торба алмаштырылды һәм реконструкцияләнде
Яңа ягу сезоны
башына йортлар эчендәге 11,5 мең км челтәрләр каралады, төзекләндерелде. Җылы җибәрүгә
җылылык белән тәэмин итүнең 6 эре чыганагы әзер: ТЭЦ-1, 2, 3, “Савиново”, “Горки”,
“Азино” район пар казаннары, шулай ук “Казэнерго” АҖ 135 пар казаны һәм 45 ведомство
пар казаны. 50 киломердан артык торба алмаштырылды һәм реконструкцияләнде. “Казан
җылылык челтәрләре” 10 бинада һәм корылмада, 11 насос станциясендә капиталь
төзекләндерү эшләре башкарды.
Моннан кала, “Казэнерго”
АҖ 6 район пар казаннарында комплекслы яңарту һәм реконструкцияләү эшләрен
башкарды (Литвинов ур., 55, Константиновка бистәсендә Зеленая ур., Космонавтлар
ур., 12). Ә Порт ур., 17 адресы буенча урнашкан бина урынына (биредә 17 мартта
авария булган иде) блок-модуль системасы урнаштырылды. Планнан тыш тикшеренүләр
нәтиҗәләре буенча, 14 пар казаны бинасында төзекләндерү эшләре башланды.
Кайнар линияләр
җылы җибәрү белән бер үк вакытта эшли башлаячак
“Бу безнең эшебез
– күп көч куюны һәм тырышлыкны таләп итә торган. Ягу сезоны әзерләнү барышына
зур игътибар бирелүгә карамастан, 100% барысын да әзерләп булмый. Шуңа күрә
кайбер участокларга аерым игътибар итәргә кирәк була”, - диде Казан Мэры.
Ул өстәгәнчә,
казанлыларның зарларын ишетү, аларга җитешсезлекләрнең кайчан хәл ителәчәген
аңлату мөһим. Кайнар линияләр җылы җибәрү белән бер үк вакытта эшли башлаячак, мөрәҗәгатьләрне
шулай ук “Ачык Казан” системасы аша да калдырырга мөмкин булачак.
“Киләсе атнада
синоптиклар әбиләр чуагы вәгъдә итә. Ләкин ул бик тиз узачак. Бурычыбыз – ягу сезонына
тулысынча әзер булу”, - диде Илсур Метшин.