(Казан шәһәре
KZN.RU, 17-нче сентябрь, Екатерина Виславская). Казан
шәһәр инновацияләре өчен IV халыкара Гуанчжоу премиясенең 15 финалисты арасына
керде. Ә декабрьдә Икътисади
үсеш комитеты “Казанның иҗтимагый-икътисади үсеше” проектын тәкъдим иткәч,
беренче урынны да яуларга мөмкин. Алдынгы шәһәрләр арасында бәйгенең ничек узуы
хакында бүген эшлекле дүшәмбедә комитет рәисе Артур Вәлиәхмәтов сөйләде.
“Премия инновацияләрнең
әһәмиятен тану, торак пунктларның социаль, икътисади һәм экологик тотрылылыгын
яхшырту өчен каралган. Ә болар шәһәрлеләрнең иминлеген һәм яшәү сыйфатын
арттыра”, - дип аңлатты ул. Ул искәртеп үткәнчә, премия “Берләшкән шәһәрләр һәм
җирле хакимиятләр” бөтендөнья оешмасы, Дөньяның иң эре шәһәрләре бөтендөнья ассоциациясе
һәм Гуанчжоу шәһәре тарафыннан финанслана.
Төрле елларда
премияне Вена, Ванкувер, Сеул, Бостон, Копенгаген кебек шәһәрләр откан. 2018 елда бәйгедә катнашу
өчен дөньяның 70 иленең 213 шәһәреннән 313 гариза бирелгән. 12 сентябрьдә “Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” бөтендөнья оешмасының 7-нче конгрессы
кысаларында шәһәр инновацияләре буенча семинарда финалга чыккан 15 шәһәр исеме
билгеле булды. Проектлар 5 декабрьдән 9 декабрьгә кадәр Гуанчжоуда Халыкара
шәһәр инновацияләре конференциясендә тәкъдим ителәчәк. Биредә 5 шәһәр җиңүче
дип табылачак. Җиңүчеләргә сертификат, истәлекле бүләк һәм 20 мең доллар
күләмендә акчалата бүләк каралган.
“Шәһәрләр дә
үзара ярыша. Моның өчен халыкара ярышлар бар. Һәрвакыт, спортчыларга кебек үк,
үзеңне тонуста тотарга, ярышларда катнашырга кирәк”, - диде Казан Мэры Илсур
Метшин.