(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь, Екатерина Виславская). "Йолдызлы билет" премиясе лауреатлары клуб оештырган, ә француз язучысы Ив Готье Казанга килергә һәм Владимир Высоцкий турындагы китабын тәкъдим итәргә ризалык биргән. 2018 елгы "Аксенов-фестның" бу һәм башка яңалыклары хакында эшлекле дүшәмбедә Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов сөйләде.
"Юлчы, яисә Казанга мәңгелек кайту"
12-нче фестиваль "Юлчы, яисә Казанга мәңгелек кайту" девизы астында 13 сентябрьдән 16 сентябрьгә кадәр узачак. Фестиваль кунаклары арасында - шагыйрь һәм язучылар Александр Кабаков, Евгений Попов, Гүзәл Яхина, Мария Голованивская, Россия сәнгать академиясе академигы Нателла Тоидзе, музыкант һәм композитор Андрей Макаревич, кинорежиссерлар Вадим Әбдрәшитов һәм Рәшид Ногманов. "Фестивальнең максаты - мәдәниятыбызда булган яңалыкларга ачык иҗади мәйданчык булу. Нәкъ менә шулай фестивальне Василий Аксенов үзе күзаллады һәм моңа фестивальнең попечительлек советы да игътибарын юнәлтә", - диде Азат Абзалов.
Шушы вакыт эчендә Василий Аксеновның фестивальгә булышлык итүче дуслары Казанның чын дусларына әйләнделәр. Ел саен фестиваль яңа йолдызлы исемнәр ача. Бу ел да шундый ук булыр, дип өметләнәбез. Атмосфера Василий Павлович нигез салган традицияләрне дәвам итә", - диде Казан Мэры Илсур Метшин.
Фестиваль үтә торган мәйданчыклар саны артты
"Аксенов-фест" программасына 30-дан артык иҗади очрашулар һәм кино караулар керде. Алар Василий Аксенов музей-йортында, Ленин ис. мәдәни-күңел ачу комплексында, Казан (Идел буе) федераль университетында, Үзәк шәһәр китапханәсендә, Аксенов скверында, Ф.И.Шаляпин һәйкәле янында Бауман урамында, "Мәскәү" мәдәният-спорт үзәгендә, Константин Хабенский арт-резиденциясендә, "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комлексында һәм "Хәзинә" Милли сәнать галереясында узачак. Барлык чараларга керү бушлай, ләкин урыннар саны чикләнгән, шуңа күрә алдан теркәлергә кирәк булачак. Чараларга чакыру кәгазе алыр өчен КФУда узачак диктантка язылырга кирәк. Ул фестиваль кысаларында Вишневский ур., 10 адресы буенча Үзәк шәһәр китапханәсендә үтәчәк. Белешмәләр өчен телефон: (843) 236-42-93.
"Фестивальнең Аксенов йорты чикләреннән чыгуы шатландыра. Чараларның урамнарда үтүе дә мөһим, бу аның аудиториясен зурайта", - диде Илсур Метшин.
Фестиваль программасы: Андрей Макаревич күргәзмәсе, Ив Готьеның Высоцкий турындагы китабы презентациясе һ.б.
Фестиваль концерттан һәм "Йолдызлы билет" премиясен тапшыру тантанасыннан башлана. 13 сентябрьдә "Пирамидада" "Проза" һәм "Поэзия" номинацияләрендә ике яшь автор исеме игълан ителәчәк. Быел узган ел лауреатлары "Йолдызлы билет" клубын оештырганнар, яңа җиңүчеләр дә аларга кушылачак.
Аксенов йортында Андрей Макаревичның график эшләре күргәзмәсе ачыла һәм ул китабын тәкъдим итәчәк. "Хәзинә" галереясында Нателла Тоидзе үзенең эшләрен тәкъдим итә. Ленин ис.мәдәният сараенда Вадим Әбдрәшитов "Язучы һәм кино" дип исемләнгән документаль фильмнар күрсәтәчәк.
Казан (Идел буе) федераль университеты диварлары эчендә һәм Үзәк шәһәр китапханәсендә "Яз, Казан" диктанты узачак. Текстны язучы Гүзәл Яхина укый.
Фестивальнең махсус кунагы - танылган француз язучысы һәм тикшеренүчесе Ив Готье. "Аксенов-фестта" ул Владимир Высоцкий турындагы рус телле "Крик в русском небе" китабын презентацияли.
Федор Шаляпин һәйкәле янында Владимир Высоцкийның 80 яшьлегенә багышланган "Слово и звук" исемле зур концерт узачак.
Чарага кызыксыну бар, ул үсә бара. Ел саен монда язучылар десанты килү дә моны дәлилли. Безнең хакта беләләр, фестиваль хакында беләләр. Чираттагы фестиваль Казанның һәм республиканың мәдәни тормышында якты вакыйга булыр, дип өметләнәбез", - диде шәһәр башлыгы һәм шәһәрлеләрне фестивальгә чакырды.