(Казан шәһәре
KZN.RU, 10-нчы сентябрь, Екатерина Виславская). Казан шәһәр Думасына 1 номерлы
Төньяк һәм 21 номерлы Арбузов бер мандатлы сайлау округлары буенча депутатлар
сайлаулары хокук бозуларсыз үтте. Казан Мэры Илсур Метшин яңа депутларның даими
комиссияләр эшчәнлегенә кушылырлар, дип ышаныч белдерде.
Сайлаулар кичә, 9
сентябрьдә, үтте. Төньяк саклау округы буенча 7919 кеше, ягъни 20,8%, тавыш
бирде. 51,7% процент җыеп, үзен-үзе тәкъдим иткән Илгиз Әхмәтҗанов җиңү яулады.
ЛДПР партиясеннән Сергей Абрамин 5,9% тавыш җыйды, КПРФтан Рафаэль Галиев – 13,3%,
“Гадел Россия” партиясеннән Андрей Галяшев – 5,7%, “Россия коммунистлары”
партиясеннән – 20,6%.
Арбузов сайлау
округы буенча 5577 кеше, ягъни 13,8%, тавыш бирде. Биредә 68,3% кеше тавыш
җыеп, үзен-үзе тәкъдим иткән Евгений Чекашов җиңде. КПРФтан Әлмир Алиев 16,08%
тавыш җыйды, ЛДПРдан Алмаз Сабиров – 7,06%, “Гадел Россиядән” Рүзәл Шәмсетдинов
– 5,8%.
“Сайлаулар тыныч
үтте. Сайлау процессында катнашучыларның сөйләшеп эшләүләре ярдәмендә Казанның
сайлау участокларында тавыш бирү өчен барлык шартлар да тудырылды”, - диде
Казанның Сайлау комиссиясе рәисе Фәрит Гәрәев.
Шәһәр башлыгы
районнар администрацияләренә оештыру эшләре өчен рәхмәтен белдерде. “Бу
һәрвакыт районнарга, сайлау комиссияләренә йөк. Өстәмә сайлауларның законнар
буенча үтүе мөһим. Моны исәпкә алыгыз, - диде ул. – Яңа сайланучылар тиз арада
эшкә кушылыр, нәтиҗәле эш күрсәтер, дип ышанам. Җәйге каникуллардан соң Казан
шәһәр Думасында даими комиссияләр эшчәнлеге активлаша, алар эшенә кушылырга
кирәк”.