(Казан шәһәре
KZN.RU, 25-нче август, Екатерина Виславская). Авиатөзелеш районында чүпне аерып
җыю буенча пилот проекты үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте – тулы булмаган ай
эчендә эшкәртү өчен файдалы фракцияләр саны 7 проценттан 15 процентка кадәр артты,
дип сөйләде бүген аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары
Искәндәр Гыйниятуллин. Казан Мэры Илсур Метшин халык белән эшне көйчәтергә,
шәһәрлеләргә чүпне аеру принципларын аңлатырга һәм әлеге системаны шәһәр
күләмендә кертүне дәвам итәргә кушты.
Калдыклар ике
тапкыр, һәр контейнер аерым чыгарыла
1 августтан
Авиатөзелеш районында пилот проекты старт алды, 26 августта аеру станциясенә 11
мең куб м калдыклар китерелгән. Шул исәптән 4,5 мең куб.м чүп эшкәртелә торган
калдыклар һәм 6,5 мең куб м эшкәртелми торган калдыклар.
Контейнерлар аерым
чыгарыла: машина ике рейс ясый. Машина йөртүчеләр белән инструктаж үткәрелде. Ялгышлык
бары бер тапкыр 3 августта гына булды, машина йөртүче авырганнан соң эшкә чыга
һәм яңа кагыйдәләр белән танышырга өлгермәгән була.
Контейнерлардагы чүп
Мәскәү районында урнашкан чүп аеру станциясенә китерелә. Биредә калдыклар аерым
җыела һәм тагын бер тапкыр аерыла.
Гади мисаллар –
иң яхшы аргумент
Казан Мэры
халыкка мәгълүмат бирү эшен дәвам итәргә һәм казанлыларны чүпне аерырга
өйрәтергә кушты. Мисал итеп ул мәктәпләрдә ПЭТ-шешәләр өчен контейнерлар урнаштыруны
китерде. Авиатөзелеш районында 1 сентябрьдә өстәмә 103 комплект контейнер һәм
пластик һәм макулатура өчен 3 контейнер урнаштырылачак. Ләкин киңәшмәдә тәкъдим
ителгән фотосурәтләрдә күренгәнчә, укучылар шешәләрне контейнерларга ташлау
тәртипләрен белеп бетермиләр (һавасын чыгармыйча һәм юмыйча). “Идеаль сурәт:
балалар иртән ПЭТ-шешәләрне тиешле контейнерларга ташлый. Ләкин игътибар итегез
– берсенең дә һавасы чыгарылмаган, ә бу кимендә дүрт тапкырдан артык урынны
били. Безгә бик зур юл узарга, аңлату-агарту эшләрен алып барырга туры киләчәк”,
- диде Илсур Метшин.
Ул халыкка
калдыклар белән эш итү тәртипләрен гади мисалларда аңлатырга кушты. Мәсәлән,
бер кечкенә батареяны утилизациягә тапшырып, бер керпе тормышын саклап калырга
мөмкин. “Гади мисаллар китерергә кирәк, алар уйланырга гына түгел, эшне
башларга да этәрергә тиеш”, - диде Илсур Метшин.
Куркыныч калдыклар
өчен конейнерлар йортлар янында урнашачак
Пилот проектыннан
кала, Казанда чүпне аерып җыю буенча агымдагы эш алып барыла. 2018 елда футбол
буенча дөнья чемпионаты вакытында алынган чүпне аерып җыю өчен 62 комплект
контейнер шәһәрдә калды, хәзер алар шәһәр чараларында халыкның күпләп җыела
торган урыннарында кулланылачак.
Кечкенә батареялар,
терекөмешле, люминесцент, энергия саклый торган лампалар һәм градусниклар өчен
80 махсус контейнер Казанга октябрь-ноябрьдә кайтачак, аларның 10-сы
Авиатөзелеш районында урнаштырылачак. Хәзер шәһәрдә, нигездә, кечкенә батареялар
тапшыру өчен 35 нокта бар. “Бүген көнкүреш тормышта кулланыла торган куркыныч
калдыклар өчен контейнерлар бар – аларны тапшыру өчен каядыр барырга кирәк. Әлеге
контейнерлар кайткач, алар торак йортлардан ерак түгел урнашачак”, - дип
сөйләде Искәндәр Гыйниятуллин.
Калдыкларны аеруда
– Казанның киләчәге
“Шәһәр мохитен
төзекләндерү эшенә алынгач, без калдыкларны юк итү эшеннән калдыкларны аеруга
күчәргә кирәк икәнен аңладык, - диде Илсур Метшин. – Гадәтләрне алмаштырырга
авыр һәм без зур юлның башында торабыз. Бу безнең киләчәгебез. Безнең
фикердәшләр булган шәһәрлеләр бу шәһәрдә бүген, иртәгә һәм берсекөнгә яшәргә
җыеналар. Без фикер алышкан мәсьәлә безнең киләчәгебезгә кагыла”.
Ул билгеләп
үткәнчә, россиялеләр чүпне аерырга әзер түгел дип әйтүчеләр хаклы түгел. “Бу
үз-үзегезгә карата ихтирамсыз мөнәсәбәт. Мин казанлыларга, бигрәк тә яшь буынга
ышанам, бер команда булуыбызгп ышанам. Көндәлек аңлату эше безнең төп бурычыбыз
булачак”.
“Моннан башка
иртәгәге көн булмаячак. Бу эш бик зур адымнар белән алга барачак, ләкин юлны никадәр
тиз үтүебез бездән генә тора: 3 ел, 5 ел, ләкин 15 ел түгел, - диде шәһәр
башлыгы. – Безнең халкыбыз белән нинди генә юл үтмәдек, шуңа күрә бу эштә дә
Казан Россиядә чүпне аерып җыю буенча алдынгы урыннарда булыр, дип ышанам”.