(Казан шәһәре
KZN.RU, 8-нче август, Алсу Сафина). Бер атна элек Казанның Авиатөзелеш районында
чүпне аерып җыю буенча пилот проект старт алды. Казан Мэры Илсур Метшин Лукин урамының
41, 43, 45 һәм 47 номерлы йортларының ишегалдында контейнер мәйданчыгында булды
һәм әлеге эксперимент хакында халыкның фикерен белде. Шәһәр башлыгы шулай ук шул
ук ишегалдында юлны төзекләндерү барышы белән танышты һәм киләсе елга биредә
комплекслы төзекләндерү эшләре башкарырга һәм спорт һәм балалар мәйданчыгы
булдырырга кушты.
Август аенда Лукин
урамында сары һәм соры төсле кәгазьләр ябыштырылган 8 контейнер урнаштырылды. Аларда
татар һәм рус телләрендә контейнерның нинди төр чүп өчен каралган булуы
язылган. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин
сөйләгәнчә, халыкка мәгълүмат бирү моның белән генә чикләнми – подъездларда мәгълүмат
плакатлары эленгән, транспортта листовкалар таратыла, проект башланыр алдыннан
йортлар буенча өлкәннәргә семинарлар үткәрелде. Моннан кала, бу эшкә экологик
хәрәкәтләр активитслары, волонтерлар җәлеп ителде.
Искәндәр Гыйниятуллин
сүзләре буенча, районда яшәүчеләрнең күбесе әлеге яңалыкка уңай мөнәсәбәттә.
Чүпне аеруның
катлаулы эш түгеллеген Мэрга биредә яшәүче ханым сөйләде. “Барлык мәгълүмат контейнерларда.
Өйдә аерып, контейнерга чыгарып ташларга гына кирәк. – диде ул. – Күнегергә генә
кирәк”.
“Бергәләп тырышырбыз.
Иртәгәге көнге экологик Казан моннан башка була алмый”, - диде Казан Мэры Илсур
Метшин.
Шәһәр башлыгы ТКХ
комитетына һәм идарә итүче компаниягә аңлату эшләренә игътибар юнәлтергә кушты.
“Бер көн, бер ай белән генә бу мәсьәлә хәл ителми. Бу юлны безгә кадәр алдынгы
шәһәрләр үтте. Иң беренчесе – аңлату эше, - диде Илсур Метшин. – Икенчесе –
контейнер мәйданчыкларын чисталыкта тотарга, чүпне вакытында чыгарырга кирәк. Халыкны
тыңларга, аларның теләкләрен, тәкъдимнәрен ишетергә кирәк”.
Илсур Метшин ассызыклаганча,
пилот проекты шәһәр хакимияте инициативасы буенча гамәлгә ашырыла. “Бу муниципалитет
вәкаләтләре түгел, ә төбәк операторыныкы, ләкин без аларга ярдәм итәбез. Без
Казанда тизрәк чүпне аерып җыю системасының эшли башлавын һәм экологик
стандартлы шәһәрдә яшәргә телибез”, - диде шәһәр башлыгы.
Шуннан соң Мэр
әлеге ишегалдында һәм Пржевальский ур., 2, 4 йортларының ишегалдында юл эшләре
барышы белән танышты. Биредә асфальтобетон түшәмәсен яңарту эшәре бара. Лукин
урамы ишегладында эшләр 95% башкарылган, Пржевальский урамы йортларының ишегалдында
– 60%. Эшләрнең гомуми бәясе – 16,8 млн сум.
Илсур Метшин
игътибар иткәнчә, Лукин урамындагы ишегалларының күбесе комплекслы төзекләндерү
таләп итә, аерым алганда биредә спорт һәм балалар мәйданчыклары булдырырга
кирәк. “Монда меңнән артык кеше яши. Балалар да бар, яшь гаиләләр дә бар. Ничә
генә машина булса да, без аларның барысы өчен дә парковка ясый алмыйбыз. Ләкин биредә
спорт һәм балалар мәйданчыклары кирәк, - диде Мэр. – Киләсе елга планлаштырып,
комплекслы эшләр башкарыйк”.
Чарада Башкарма
комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев,
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев,
подрядчы оешмалар вәкилләре катнашты.
Искәртергә кирәк,
пилот проекты кысаларында “Авиатөзелеш районы идарә итүче компаниясе” ҖЧҖ
карамагындагы күп фатирлы йортларның 109 контейнер мәйданчыгында сары һәм соры
төсле кәгазьләр ябыштырылган 428 контейнер урнаштырылды. Сары кәгазьле контейнерларга
чиста коры калдыклар ташлана – газеталар, дәфтәрләр, кәгазь, катыргы, пыяла банкалар,
шешәләр, ватык пыяла, сөт һәм сөт продуктларының, су, сок һәм башка
эчемлекләрнең пластик шешәләре, чиләкләр, ләгәннәр, полиэтилен пакетлар, эчемләкләрнең
һәм консервларның металл банкалары, капкачлар, аэрозоль баллоннар һәм башка
тимер. Соры кәгазьле контейнерлар башка төр калдыклар өчен: азык-төлек
калдыклары, журналлар, реклама буклетлары, листовкалар, пенопласт савыт, кофе
стаканнары, сөт, кефир, сокның тетрапак төргәкләре, чипсы пакетлары, торт,
пирожный, салатларның кыштырдый торган каплары, кием-салым, тукыма, аяк
киемнәре, юеш чүпрәкләр, иске-москы, юеш катыргы һ.б. юеш калдыклар.
Уңайлылык өчен
ябыштырылган кәгазьләргә калдыкларның символик сурәтләре төшерелгән. Моннан
кала, контейнер мәйданчыгында мәгълүмат стендлары тора.