(Казан шәһәре
KZN.RU, 7-нче август, Алсу Сафина). Казанда Академик Глушко ур., 24, 26, 28
номерлы йортларының һәм Җәүдәт Фәйзи ур., 1 һәм 3 номерлы йортларының
ишегалларын төзекләндерү эшләре тәмамланды. Ул йорт территорияләрен һәм
квартталлар эчендәге юлларны төзекләндерү программасы буенча быелга планлаштырылган
430-нчы объект булды. Бер айдан ким вакыт эчендә биредә эшләр тәмамланды, аның
нәтиҗәләрен Казан Мэры Илсур Метшин тикшерде.
Искәртергә кирәк,
әлеге ишегалдына шәһәр башлыгының игътибарын Совет районында яшәүче Гөлия
Иванова юнәлтте. Ул вакытта билгеле булганча, Академик Глушко ур., 26 йортның
ишегалды йорт территорияләрен һәм квартталлар эчендәге юлларны төзекләндерү
программасына быелга кертелгән иде. Моннан бигрәк, күрше йортларның да (Академик
Глушко ур., 24 һәм 28; Фәйзи ур., 1 һәм 3) территорияләрен дә төзекләндерү
каралган.
Эшләр 2 июльдә
башланды. Территория мәйданы 3,43 мең кв.м тәшкил итә, шул исәптән 2,5 мең кв.м
– юл, 0,93 мең кв.м – җәяүлеләр сукмаклары. Төзекләндерү эшләре бәясе – 7,2 млн
сум тәшкил итте.
Илсур Метшинга фотолар
күрсәтеләр, анда юлларның һәм җәяүлеләр сукмакларының төзекләндерү эшләренә
кадәр нинди хәлдә булганы сурәтләнгән. “Авылларда мондый юллар, анда да
яхшырактыр әле. Аерма сизелерлек”, - диде шәһәр башлыгы.
Казан Мэрын Гөлия
Иванова каршы алды. Ул шәһәр башлыгына төзекләндерү эшләре өчен рәхмәтен
белдерде. Шулай да ул җитешсезлекләрне билгеләп үтте. Бер подъезд янында
поребрик куелмаган. Ләкин аңа аңлатканча, бу махсус шулай эшләнгән –
хәрәкәртләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен. Казан Мэры билгеләп
үткәнчә, мондый очракларда подрядчы оешма халыкка барысын да аңлатырга тиеш.
Моннан кала,
Гөлия Иванова тагын берничә җитешсезлекне күрсәтте. Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев аңлатканча, әлегә
объект тапшырылмаган һәм төзүчеләр барлык җитешсезлекләрне бетерәчәк.
“Үз вакытында
биредә асфальт сыйфатсыз ясалган, ДТФ юлларны кышын тапшырган иде. 17 ел эчендә
яхшы юл мондый хәлгә килергә тиеш түгел иде. Хәзер без 40-50 еллык ишегаллары
төзекләндерәбез, - диде Илсур Метшин. – Битараф булмавыгыз бик яхшы. Таләп итегез.
Төзәтсеннәр”. Казан Мэры Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжевка һәм Совет
районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаровка эшләрне, җитешсезлекләрне
төзәтмичә, кабул итмәскә кушты.
Нигездә, биредә
яшәүчеләр канәгать калган. Шәһәр башлыгы һәм подрядчыларга башка шәһәрлеләр дә
рәхмәтләрен белдерде.
Илсур Метшин
билгеләп үткәнчә, мондый масштаблы программаны гамәлгә ашыру Татарстан Президенты
ярдәмендә мөмкин булды. “Бу мөһим эшне без 2011 елда башладык. Ул вакытта бу эш
күтәреп алмаслык йөк иде, - диде Мэр. – Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка ел саен
бу эшкә акча бүлеп биргәне өчен бик зур рәхмәт. Аның һәм президен программасы ярдәме
белән Казанда 2 мең ишегалды төзекләндерелде инде, программаның өчтән ике өлеше
тәмамланды, өчтән бер өлеше калды”.
“Барыбыз да өйдән
чыгып китә, өйгә кайта. Мондый юллар булганда, кәеф тә башка. Саклагыз!”, -
диде шәһәр башлыгы яшәүчеләргә.
Билгеләп үтәргә
кирәк, быел Казанда 457 мең кв.м мәйданлы 430 ишегалды төзекләндереләчәк. Эшләрнең
бәясе 1 млрд сум тәшкил итәчәк. 32 йортта асфальтобетон түшәмәсеннән кала,
идарә итүче компанияләр көче белән балалар өчен уен комплекслары, спорт
җиһазлары, эскәмияләр урнаштырылачак. Эшләр комплексына 5 мең парковка урыны
оештыру каралган. 2011 елдан алар саны 29 меңгә артачак. Бүгенге көндә
ишегалларын төзекләндерү эшләренең 55% тәмамланган. Эшләрне сентябрь азагына
кадәр төгәлләргә планлаштырыла.
Күчмә киңәшмәдә “Казаньдорстрой”
подрядчы оешма җитәкчесе Станислав Шевырев, “Жилищник-4” идарә итүче компаниясе
җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин катнашты.