(Казан шәһәре
KZN.RU, 7-нчы июль, Ксения Швецова). Бүген Халыкара футбол ассоциациясе федерациясе
(ФИФА) президенты Джанни Инфантино көтмәгәндә Башкарма комитетта үтә торган традицион
аппарат киңәшмәсенә килде һәм Казанга ДЧ матчларын яхшы оештырганы өчен
рәхмәтен белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, мәдәни мирасны саклауда һәм төрле
диннәрнең бергә яшәүләрендә Татарстан башкаласы Россия өчен генә түгел, бөтен
дөнья өчен дә үрнәк булып тора.
Казан Мэры Илсур
Метшин киңәшмәне Казанда кичә үткән футбол буенча дөнья чемпионаты уеннары
нәтиҗәләре белән башлады. Ул билгеләп үткәнчә, чемпионат шәһәр үсеше өчен көчле
этәргеч булып кына калмады, ул Татарстан башкаласын бөтен дөньяга танытты.
“Шәһәребез дөнья
чемпионаты белән саубуллашты. Дөнья дәрәҗәсендәге вакыйга уздырдык, ул
меңьеллык Казанның гына түгел, республикабыз, илебез тарихының алтын бите булып
сакланачак, - диде Илсур Метшин. – Бу бик зур футбол бәйрәме булды. Һәр яңа
вакыйга зур эз калдыра, күп нәрсә белдек, яхшы, уңай тәэсирләрне саклап калдык,
ил буйлап дуслар таптык”.
Шәһәр башлыгы
билгеләп үткәнчә, күп кенә футболчылар паблик-артларны бәяләделәр. “Неймарга
рәхмәт, ул бер басу белән шәһәргә миллионлаган кешенең игътибарын җәлеп итте,
98 миллион кеше бер секундта Казан турында белде. Хәзер, футбол мундиале
беткәч, Татарстан башкаласында туристлар көтәбез”, - диде Мэр. Ул кызыклы
закончалыкка игътибар итте – Казанда футбол йолдызлары килер алдыннан яңа граффити
ясалганнан соң, кагыйдә буларак, бу командаларга уңыш елмаймый. “Кызганычка
каршы, Роналду сурәте ясалганнан соң Португалия җыелмасы җиңелде, Мессидан соң –
Аргентина җыелмасы. Неймар сурәте төшерелгәч, Бразилия җыелмасына да уңыш
елмаймады. Шуңа күрә, бүген Россиягә уңыш теләп, без Хорватия җыелмасы капитаны
Лука Модрич сурәтен ясый башлыйбыз. Бу традиция дәвам итәр һәм безнең җыелмабыз
җиңәр дип өметләнәбез”, - дип шаярды И.Метшин.
Планлаштырылган эшлекле
сорауларга күчкәндә, залда көтмәгәндә Джанни Инфантино күренде. Илсур Метшин
аңа үз урынын тәкъдим итте һәм, тәрҗемәче булуга карамастан, FIFA башлыгы
сүзләрен үзе тәрҗемә итеп барды. Инфантино Казанга чемпионатны югары дәрәҗәдә
уздырганы өчен рәхмәтен белдерде. “Сез зур эш башкардыгыз һәм соңгы ике атнада
гына түгел, ә соңгы берничә елда чемпионатка әзерләнүегез беләән горурланырга
тиешсез. Мин дә горурланам – сезнең белән, сезнең казанышларыгыз белән һәм мин
үзем өчен шундый искиткеч шәһәр ачканыма бәхетлемен. Миңа дөньяның иң матур
шәһәрләренең берсендә эшләргә туры килде”, - диде FIFA президенты.
Ул билгеләп
үткәнчә, Казан бай тарихи мирасны саклау буенча уникаль тәҗрибәгә ия һәм бу
тәҗрибәне дөньяга күрсәтергә мөмкин: “Бу бай тарихлы, зур мираслы, мәдәни
байлыклы шәһәр. Бабаларыгызга аның өчен рәхмәт, ә сезгә – аны саклавыгыз өчен. Ә
иң мөһиме – ул төрле дин кешеләре мөнәсәбәтләренең уникаль культурасы. Һәм бу
Россия өчен генә түгел, ә бөтен дөнья өчен дә үрнәк булып тора”.
Джанни Инфантино
футбол ярдәмендә туплаган тәҗрибәсе белән дә уртаклашты. “Футбол – үзенә бертөрле
тормыш мәктәбе, һәм мин гомер буе бер сабакны өйрәнәм: уенны җиңсәң, син бик
бәхетле, ләкин киләсе матчка кадәр генә. Җиңелсәң дә, бер-ике көн генә
күңелсезләнәсең – аннан соң киләсе уенга әзерләнә башлыйсың. Син үзеңә бүген
җиңелсәм дә, киләсе сезонда, киләсе уенда җиңәчәкмен дип әйтәсең. Сезне һәрвакыт
алга карарга чакырам. Чемпионат Россиягә һәм Казанга биргән мөмкинлекләр сезгә
ныклы адымнар белән алга барырга ярдәм итәр дип уйлыйм”, - диде FIFA президенты.
И.Метшин искәртеп
үткәнчә, Җанатарлар фестивале мәйданчыгы 15 июльгә кадәр эшләячәк. Ул өстәгәнчә,
Бельгия-Бразилия матчына кадәр үк инде анда 700 мең тамашачы булган. Шәһәр башлыгы
казанлылырга да кунакчыллыклары өчен рәхмәтен белдерде. “Джанни Инфантино
әйткәнчә, биш континет кешеләре үзләре өчен яңа Россияне ачты. Чемпионат тәмамланачак,
ә мөмкинлекләр безнең белән кала”, - дип тәмамлады И.Метшин.
Һәм киңшмә уздыру
регламентын тагын бер тапкыр бозып, анда катнашучылар Джанни Инфантино белән
истәлеккә фото ясадылар.
Джанни Инфантино
сүзләрен җирле кунакханәләр мәгълүматлары дәлилли. Ала буенча, күпчелек
җанатарлар Казанда ДЧ беткәнче калырга уйлаган, хәзер алар “Казан Аренада”
түгел, ә Җанатарлар фестивалендә җыелачак.
Искәртергә кирәк,
бүген ике матч уза: иң көтелгән Россия – Хорватия матчыннан кала, Швеция һәм Англия
җыелмалары уйный.