(Казан шәһәре
KZN.RU, 14-нче май, Алсу Сафина). Казан Мэры Илсур Метшин 26 майда Тормышны
яратучылар көнен югары дәрәҗәдә уздырыру бурычын куйды. Искәртергә кирәк, бу
көнне “Крылья Советов” паркында 10 мәйданчык эшләячәк, аларда өлкән яшьтәге
шәһәрлеләр өчен төрле активлыклар каралган.
Хәзер “Жизнелюб”
проектының төрле мәйданчыкларында атна саен 55 яшьтән өлкән меңгә якын казанлы
шөгыльләнә. Ел башыннан “Жизнелюб” клубы челтәрләрендә төрле секцияләргә 18 мең
431 тапкыр килү теркәлгән. Быел проект чаралары үтә торган мәйданчыклар саны
артты – 14 мәдәният йорты һәм 6 китапханәгә өстәп, проект тагын шәһәрнең 33 китапханәсендә
һәм 7 паркында гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итте Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат
Абзалов.
Казан Мэры
игътибар иткәнчә, муниципалитет һәм республика өлкән яшьтәге кешеләрнең
пенсиясен арттыра алмый, аның андый мәнфәгатьләре юк. Ләкин шәһәр хакимияте казанлыларның
яшәү сыйфатын арттыра ала – шәһәр инфраструктурасын үзгәртү ярдәмендә. Илсур
Метшин искәртеп үткәнчә, шәһәрдә мәдәният йортлары, спорт учреждениеләре ачыла,
парклар, скверлар төзекләндәрелә, заманча мәктәпләр ачыла.
“Хәзергә бездә бер
мең актив тормыш яратучы бар, ләкин алар саны үсә. Инфраструктура объектлары
саны да арта, - диде шәһәр башлыгы. – Кайдадыр алар җитми, мәсәлән, Яңа Савин
районында мәдәният йорты юк, ләкин заманча зур, матур мәктәпләр, парклар һәм
скверлар бар. Аларда шөгыльләнергә мөмкин. Халык тормышның пенсия яшендә дә
матур булуын күрсен өчен без барлык мөмкинлекләрдән, шул исәптән Тормышны
яратучылар көненнән дә файдаланырга тиешбез”.
Июньнән өлкәннәр
өчен дәресләр мәдәният йортлары һәм китапханәләрдә генә түгел, шәһәр паркларында
да үткәрелә башлый: Горький ис. Үзәк мәдәният һәм ял паркында, Урицкий ис.
паркта, “Крылья Советов”, “Наратлык” паркларында, Дәрвишләр бистәсе паркында, Горки-Әмәт
урман-паркында, Аксенов ис. скверда һәм “Әкият” балалар үзәге каршындагы мәйданчыкта.
Дәресләр атна саен көн дә 10 юнәлеш буенча үткәреләчәк.
А.Абзалов сөйләгәнчә,
10 юнәлеш арасыннан тормышны яратучылар элеккеге кебек үк биюләргә, вокал,
сәламәт яшәү рәвеше һәм мобиль ликбезга өстенлек бирә, әлеге дәресләрдә тормышны
яратучыларның 55 проценты шөгыльләнә. Моннан кала, соңгы вакытта бакчачылык
дәресләренә кызыксыну арткан.
“Музыка рәсемнәре”
кызыклы мастер-классларын “Прометей” Казан утмузыкасы үзәге үткәрә. Рус фольклоры
үзәгендә тормышны яратучылар челтәр чигү сәнгате белән таныштылар, Казан
губерниясенең рус костюмы турында лекция тыңладылар.
“Пенсионерларыбыз
өчен барлык шартларны да тудырырга тиешбез”, - диде Ильсур Метшин һәм проект
кысаларында яңа түгәрәкләр барлыкка килергә мөмкин, дип белдерде.
“Игелекле Казан”
кебек үк “Жизнелюб” проекты да зур перспективага, зур аудиториягә ия, - диде
шәһәр башлыгы. – Проект белән күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр кызыксынсын һәм
аларның яшәү сыйфаты яхшырсын, дигән теләгебез бар”.