(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче апрель, Екатерина Виславская). Сәет-Галиев ис.мәдәният сараен капиталь төзекләндерү аны җанландырып җибәрәчәк, дип ышаныч белдерде Казан Мэры Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы бинаны карап чыкты, иҗади студияләрдә шөгыльләнүчеләр белән аралашты, учреждение җитәкчелеге белән бинаны яңарту концепциясе һәм Хәрби һәм хезмәт даны музее киләчәге буенча фикер алышты.
Совет ур., 18 адресы буенча урнашкан мәдәният сарае 1959 елда төзелгән һәм 1995 елга кадәр Казан оптика-механика заводы (КОМЗ) балансында торган. 6,2 мең кв. м мәйданлы бина Сталин чорының яңа ачыкланган мәдәни мирас объекты булып тора.
Мәдәният сараенда 45 секция, иҗади студия эшли, аларда 3,5 мең кеше шөгыльләнә. Учреждение Дәрвишләр, Аки, Сосновка, Нагорный, Киндери, Зур һәм Кече Дәрвишләр бистәләрендә яшәүче 70 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә.
"Мәдәният йортында төзекләндерү эшләре күптәннән кирәк иде. Татарстан Республикасы Президентына әлеге карар өчен рәхмәт, диде Илсур Метшин. - Мәдәни тормышыбыз бик бай. Афишаларга, бирегә йөрүче кешеләр санына карасаң, сез әлегә кадәр мәдәният учагы булып торасыз. Төзекләндерү эшләре мәдәният йортын җанландырып җибәрер дип ышанабыз".
Сәет-Галиев ис. мәдәният сарае алдыннан И.Метшин Солтан Исхаковның холлда урын алган "Он и она" фотокүргәзмәсендә булды. Биредә үк "Жизнелюб" проектында катнашучылар үзләренең эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Мэр белән әңгәмә барышында алар бирегә теләп йөрүләрен билгеләп үттеләр. И.Метшин хореография түгәрәгендә йөрүчеләр янына кереп чыкты. "Тиздә сезгә төзекләндерү эшләре белән киләчәкбез", - диде ул аларга.
Мәдәният йорты директоры Валентина Иванова сөйләгәнчә, җиһазлар яхшы хәлдә, бина гына таушалган. Ул биредә оркестр чокырын саклап калу теләген белдерде. Мэр исә биредәге тарихи кәнәфиләргә игътибар итеп, аларны төзекләндерү эшләреннән соң файдаланырга кушты.
С.Сәет-Галиев мәдәният сараенда Дәрвишләр бистәсенең Хәрби һәм хезмәт даны музее бар. "Фотоларның сугыш чоры негативларыннан ясалуы музейны уникаль итә", - диде музей директоры Светлана Панина. Валентина Иванова шәһәр башлыгына Саратов архивыннан алынган архив документларны күрсәтте. Музейны модернизацияләп, мәгълүматка баетып, барлык кеше дә күрерлек итәргә кирәк, дип саный ул.
Илсур Метшин икенче каттагы балконнарны да карады. Хәзер алар музейдан китапханәгә күчү өчен файдаланыла, ә реконструкцияләү барышында аларны күргәзмәләр өчен куллану өчен үзгәртергә планлаштырыла.
Хәзер мәдәният йортында проект алды эшләре бара: экспертиза, саклау предметларын ачыклау. Реконструкцияләү эшләрен ТАССР оешуга 100 еллык алдыннан төгәләргә телиләр, ул ТР Президенты карары белән 2020 елда билгеләп үтәчәк.
Эшлекле киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесенең социаль өлкә һәм гражданнарны яклау мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров һ.б. катнашты.