(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель, Ксения Швецова). Казанда
капиталь төзекләндерүдән соң элеккеге Урицкий мәдәният сарае - “Московский”
мәдәният һәм спорт үзәге ачылды. Төзекләндерелгән бина танымаслык итеп
үзгәргән, аны күрергә Казан Мэры Илсур Метшин барды. Ул әлеге үзәк каршында
шөгыльләнә торган коллектив катнашучылары белән күреште, төзекләндерелгән
биналарны карады һәм шәһәрдә беренче булган балалар киностудиясендә булып кайтты.
Су саркып торган түшәмнәрдән – пилотсыз авиамодельләр төзүгә
һәм “Алтын читлек”кә кадәр
“Московский” мәдәният һәм спорт сараеның төп бинасы
кулланылышка 1934 елда кертелгән иде. Шул вакыттан алып анда төзекләндерү
эшләре башкарылмаган. Төзекләндерелмәгән бинаның бер залында түшәмнән су үтә
иде, аварияле хәлдә булу сәбәпле спортзал эшләми иде, барлык корылмалар да
искергән иде. Үзгәрешләр үткән елда башланды: шәһәр хакимиятенең мәдәният
йортларына капиталь төзекләндерү ясау турындагы инициативасын ТР Президенты
Рөстәм Миңнеханов күтәреп алды, шуннан соң “Московский” мәдәният һәм спорт
үзәге мәдәният йортларын төзекләндерү буенча пилот проектка әйләнде.
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей
Миронов билгеләгәнчә, элек үзәк территориясендә Авиаторлар бистәсе булган, шуңа
күрә әлеге теманы үзәкнең дизайнында да күзәтергә мөмкин.
Бинада хәзер коворкинг
өчен мәйданчык, информацион үзәк, WI-FI-зоналары белән тәэмин ителгән көтү
бүлмәләре булдырылды. Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сүзе буенча, коворкинг-зонасы
шәһәрнең мәдәни берләшмәләренә уртак проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек
бирә. Шул рәвешле, Мэрның визиты вакытында биредә “Мәдәни мохит” фонды катнашучыларының очрашуы
бара иде. Катнашучылар шәһәр башлыгын 13-нче майда үзәктә булачак “Шамаил”
спектакленә чакырдылар. Бу көннәрдә әлеге спектакль “Алтын читлек” фестивале
кысасында Мейерхольд исемендәге үзәктә тәкъдим ителә.
“Казанда шундый үзәктә шөгыльләнү, балалар һәм олылар өчен
киң форматтагы проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге булуына без бик шат”, -
диделәр форум катнашучылары. Аларның киләчәк планнарында инклюзив спектакльне
балалар хосписында күрсәтергә. “Сезнең спектаклегезне бөтен Казан күрер дип
ышанам. Сәнгатегез белән кешеләрне сөендерүегез өчен, без яңа мәдәният сарайлары
булдырабыз да”, - диде Илсур Метшин.
Шәһәрдәге беренче киностудия, кытай теле дәресләре һәм
барлык район өчен спортзал
Мәдәният сараеның яңаруын “Смайлик” заманча бию студиясе
катнашучылары да билгеләп узды. Быел коллектив үзенең 10 еллыгын билгеләп уза. “Яңартылган
үзәк – безнең юбилейга иң әйбәт бүләк”, - диде студия җитәкчесе Наталья Маряхина.
Төзекләндерүдән соң көтеп алынган спортзал эшли башлады. Үзәкнең
директоры Наилә Мустафина сүзе буенча, биредә “Жизнелюб” проекты катнашучылары
шөгыльләнә, балалар өчен мини футбол, волейбол, бадминтон буенча спорт
секцияләре эшләп килә. Спортзалга барлык теләүчеләр дә килә ала.
“Московский” мәдәният
һәм спорт үзәгенең горурлыгы – Казанда беренче балалар киномәктәбе. Балалар өчен
махсус профессиональ камера, заманча фотоаппаратлар, компьютер-монтажлау
корылмалары сатып алынды. Шәһәр башлыгы киномәктәп канташучылары белән күрешеп
сөйләште.
Үзәк нигезендә эшләп килә торган яңа бер юнәлеш булып кытай
теле дәресләре тора. И.Метшин билгеләп узганча, яшь казанлылар өчен бу бик
файдалы эш. “Кытай телен өйрәнер өчен кыюлык, тырышлык һәм сабырлык таләп
ителә. Казанга кытай телен белүче яшьләр
кирәк. Безнең илебез, республикабыз һәм шәһәребез Кытай Халык
Республикасы белән дуслыклы мөнәсәбәтләрдә. Әлеге җиңел булмаган телне
үзләштерсәгез, сезне якты киләчәк көтеп тора.Уңышлар сезгә!”, - диде Мэр.
Мәдәни шок: совет мирасы һәм замананың берлеге
Яңартылган үзәкнең иң матур урыны – актлар залы. “План”
архитектура һәм дизайн студиясе директоры Регина Сөендукова сүзе буенча, биредә
саклап калырлык барлык нәрсәне дә калдырырга тырыштык. “Без түшәмне, түшәм
өлешләрен, люстраларны саклап калдык. Ә менә диварлар тулысынча яңа”, - диде Регина
Сөендукова. Нәтиҗәдә гади залдан 500 кеше сыйдырырлык шәһәрнең яңа мәдәни
мәйдәнчыгы барлыкка килде.
Визит барышында Мэр “Ивушка” халык хоры репетициясендә
булды. Әлеге ансамбль катнашучылары шәһәр Мэрына рәхмәтләрен белдерделәр. “Әлеге
мәдәният йорты бердән-бер генә түгел дип сөендрәсем килә сезне. ТР Президенты
ярдәме белән без башка учреждениеләрне дә төзекләндердек: Ленин исемендәге
мәдәният сарае, хәзерге вакытта “Сәйдәш”не төзекләндерәбез, планнарда Дәрвишләр
бистәсендәге “Сәет-Галиев” һәм Идел буе районындагы “Чулпан” мәдәният сарайларын
яңарту”, - диде шәһәр башлыгы.
“Төзекләндерү
барышында без монда еш кына килә идек. Бу безнең бердән-бер проект та түгел. Шуңа
да карамастан, безнең өчен бу мәдәни шок. Бина танымаслык итепүзгәрде. Проект эшчеләренә, дизайнерларга һәм
төзүчеләргә чын күңелдән рәхмәт. Хәзер сарайның эчке тормышын “җанландырырга” кирәк
”, - диде И.Метшин.