(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель, Екатерина Виславская). Бүген
“Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Туризм һәм спорт” 23 халыкара
махсуслашкан күргәзмә ачылды. Традицион форумның ачылышында Казан Мэры Илсур
Метшин билгеләп үткәнчә, футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан күргәзмә
кунакларга хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче вәкилләргә иң әйбәт практикалары
белән уртаклашырга һәм күбрәк кунаклар җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Шуны билгеләп
үтик, соңгы 8 ел дәвамында республика буенча сувенирлар җитештерә торган
предприятиеләр саны 5 тапкыр арткан.
“Туризм һәм спорт” күргәзмәсе – Идел буенча туризм һәм спорт
тармаклары арасында иң мөһим чараларның берсе булып тора. Шәһәр башлыгы
билгеләп узганча, әлеге чараның географиясе елдан-ел арта бара, бирегә Россия
төбәкләреннән һәм башка илләрдән катнашучылар җыела. Быел чарада Россиянең 20
төбәгеннән, Белоруссиядән, Кытай Халык Республикасыннан, Казахстаннан һәм
Төркиядән 154 компания катнаша. “Туризм Казанның һәм гомүмән Татарстанның
өстенлекле үсеш юнәлешенә әверелеп бара. Моңа ирешер өчен күп көч түгелгән:
Казанның меңъеллыгы, Универсиада, Су спорт төрләре буенча чемпионлык – һәрбер
чара Казанны, Татарстанны таныта бара, безнең бөтен дөнья буйлап яңа дуслар,
хезмәттәшләр барлыкка килә. Бу елны без кунакчыллык елы итеп игълан иттек, һәм
футбол чемпионатына кунакларны зур түземсезлек белән көтеп калабыз”, - диде
Мэр.
Тантана катнашучылары, аерым алганда ТР премьер-министры
урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов, ТР Дәүләт Советының
икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе Марат Галиев,
Туризм буенча ТР дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Казан муниципаль
берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова, Казанның Башкарма
комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров һәм башкалар экспозицияне карап
кайттылар. Татарстан башкаласы күргәзмәдә аерым стендта тәкъдим ителгән,
Туризмга булышлык күрсәтү комитеты белгечләре кунакларга Казанның туристик
маршрутлары, елга экскурсияләре, милли фаст-фуд, балалар һәм олылар өчен актив
күңел ачу ысуллары турында сөйли. “Нәкъ менә мондый костюмнардан киенгән
Туризмны үстерү буенча комитет белгечләре халыкара туристик күргәзмәләрендә
безнең шәһәрне тәкъдим итчәк”, - диде Туризм үсеше буенча комитет директоры Дарья
Санникова үзе кигән ак костюмны күрсәтеп. “Сезнең игътибарыгызга Мадрид,
Берлин, Париж, Истанбул халыкара күргәзмәләрендә булып кайткан стендны тәкъдим
итәбез”, - диде ул.
Казан Мэры Белоруссия, Казахстан һәм Чувашия презентацияләре
белән кызыксынды. “2010 елда Татарстанда сувенирлар продукциясен җитештерү
буенча 50 предприятие һәм 15 шәхси оста эшләп килә иде, бүгенге көндә әлеге өлкәдә
эшләүчеләр саны 250-гә якын”, - диде ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы каршындагы
Сувенир продукциясе һәм халык сәнәгате товарлары буенча комитет рәисе Диләрә
Сафина.
“Туризм һәм спорт” күргәзмәсе белән берлектә “Казан
ярминкәсе”ндә Kazan Event Expo проектының 2-нче конгресс-күргәзмәсе һәм Юныс
Әхмәтҗанов исемендәге 2-нче халыкара кулинария конкурсы уза. Конкурс ТР
рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе, Казанның туризмны үстерү комитеты
һәм “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге тарафыннан оештырылган. Күргәзмәнең соңгы
көнендә 14-нче апрель көнне конкурс кысасында иң әйбәт пешекчеләргә бүләкләр
тапшырылачак.
Илсур Метшин кулинария конкурсын карап кайтты. Аннан соң ул “Россия
– минем тарихым” («Россия – моя история») тарихи паркның мультимедияле
корылмасы нигезендә “Кунакчыл Татарстан” экспозициясен карады. Биредә зур
экраннарда Зөя, Казан ,спортив бәйгеләр, стадионнар, рестораннар һәм интернет-
проектлар турында видеоязмалар күрсәтелә. Әлеге күргәзмә кунаклар өчен 3 көн
дәвамында ачык булачак. “Туризм һәм спорт” күргәзмәсе 14-нче апрель көнне ябылачак.