(Казан шәһәре
KZN.RU, 10-нчы апрель). Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Якын Көнчыгышта Татарстанның
әйдәп баручы партнеры булып тора, дип белдерде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу
Дабида Әмирлекнең Варис шахзадәсе Шәех Мөхәммәд бән Зәед Әл Нәхайян белән очрашуда.
Очрашуда шулай ук
Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы
җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Президенты Тышкы эшләр
департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, Татарстан Республикасының
Дубайдагы сәүдә-икътисадый мәсьәләләре буенча вәкиле Тимур Хәйретдинов катнашты.
Очрашу барышында
Рөстәм Миңнеханов шәехкә кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде һәм
Татарстан-Әмирлек мөнәсәбәтләре үсеше, аларның үсеш мөмкинлекләре турында
сөйләде: “Берләшкән Гарәп Әмирлекләре төбәгебездә әйдәүче партнерыбыз булып
тора”, - диде республика башлыгы. Ул искәртеп үткәнчә, Татарстан гадәттәгечә
АЙДЭКС оборона күргәзмәсендә һәм Дубай еллык инвестицион форумында катнаша.
Илебезнең эшлекле даирәләре KazanSummit Россия һәм ИИО илләренең халыкара
икътисадый саммитында даими катнашучылар. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, форум
майда узачак һәм Әмирлек делегациясен һәм БГӘнең Икътисад министры Солтан бән
Сәид Әл Мансури җитәкчелегендәге бизнес-миссиясе киләчәк.
Искәртеп үтәргә
кирәк, кичә Татарстан делегациясе Дубайда ел саен үткәрелә торган VIII инвестицион
форумны ачу тантанасында катрнашты, шуннан соң Абу-Дабига килде.