(Казан шәһәре
KZN.RU, 9-нчы апрель). Татарстан делегациясе ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә
Дубайда ел саен үткәрелә торган VIII инвестицион форумда катнаша.
Татарстан делегациясе
составына ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР
сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Казан Мэры Илсур Метшин, Казан
Башкарма комитетының Икътисади үсеш коситеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов, “Халыкара
программалар дирекциясе” автоном коммерцияле булмаган оешма генераль директоры
Гадел Нагуманов һәм башкалар керде.
Форум 9 апрельдән
11 апрельгә кадәр үтә, быел ул “Алга киткән һәм үсеп килүче базарларны турыдан-туры
чит ил инвестицияләре юлы белән бәйләү: күпьяклы һәм тотрыклы үсеш өчен партнерлык
мөнәсәбәтләре” темасына багышланган.
Ачылу тантанасы
алдыннан ТР Президенты “Бөтендөнья лидерлары дебатлары” темалы пленар утырышта
чыгыш ясады, биредә турыдан-туры чит илләр инвестицияләре юлы белән тотрыклы
үсеш тәэмин итү турында фикер алыштылар. Утырышта дәүләт, академияләр
башлыклары, халыкара оешмалар җитәкчеләре һәм инвесторлар катнашты.
Р.Миңнеханов искәртеп үткәнчә, 20 ел элек Татарстан, Россия төбәкләре арасында
беренчеләрдән булып, инвестицион эшчәнлек турында закон кабул итте. “Инвесторлар
өчен иң мөһим факторларның берсе булып законнарның стабильлеге тора, - дип
билгеләп үтте Р.Миңнеханов. – Татарстан – Россиянең алга киткән сәнәгать һәм
авыл хуҗалыгы төбәкләреннән берсе. Без өченче ел рәттән инвестицион климат
буенча илкүләм рейтингында алда барабыз”.
Ул форумда
катнашучыларны Казанга KazanSummit-2018 форумына чакырды. “Сезне 10-12 майда
узачак әлеге эре чарага чакырам һәм Татарстанда бизнесыгызның үсеш мөмкинлекләрен
карарга, яисә ислам дине кабул ителгән иң төньяк ноктаны күреп кайтырга тәкъдим
итәм”, - дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте Р.Миңнеханов сүзләренә
сылтама белән.
Белешмә
Дубай инвестицион
форумы (Annual Investment Meeting - AIM) ел саен үткәрелә. Ул БГӘ икътисад
министры тарафыннан галиҗәнап Шәех Мөхәммәд бин Рәшид Әл Мактум, БГӘ премьер-министры
һәм виц-президенты, Дубай әмирлеге хөкимдары ярдәме белән оештырыла. Анда төрле
илләрнең хакимият органнары, халыкара оешмалар, тышкы сәүдә палаталары
вәкилләре, эшмәкәрләр, галимнәр катнаша. Быел форумда илдән 140 илдән 500 оешма
катнашыр дип көтелә. Алар икътисадның авыл хуҗалыгы, сәүдә, төзелеш, фәнни тикшеренүләр,
энергетика, финанслар, банк эше, иминиятләштерү һ.б. өлкәләреннән проектлар
тәкъдим итәчәк.