(Казан шәһәре
KZN.RU, 26-нчы март, Екатерина Виславская). 2018 елда кече һәм урта бизнеска
ташламалы кредит бирү программасын гамәлгә ашыру 4 банкка тапшырылды. Килешүләр
“Энергобанк”, “Сбербанк”, “Автоградбанк” һәм “Казан Банкы” белән төзелечәк. Кредит
алуга гаризалар бирү киләсе атнадан башлана. Казан Мэры Илсур Метшин бүген
эшлекле дүшәмбедә кече һәм урта бизнеска ташламалы кредит бирү программасына
керткән үзгәрешләрне хуплады һәм калдыкларны җыю һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче
эшмәкәрләргә булышлык күрсәтергә чакырды.
Аккредитацияләнгән
банклар тәкъдим иткән еллык ставка 10,25 процентттан 10,5 процентка кадәр
тәшкил итә: Энергобанк 10,25% тәкъдим итте, Сбербанк–10,45%, Автоградбанк һәм
Казан Банкы – 10,5%. Казан шәһәре Башкарма комитеты кредит ставкасының 6
процентын субсидияли. Шулай итеп, шәһәр бюджетыннан компенсацияләүне исәпкә
алып, эшмәкәрләргә еллык ставка 4,25-4,5% белән кредит биреләчәк.
Икътисади үсеш
комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов сүзләре буенча, банклар үзара процент ставкасы
буенча гына түгел, хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе буенча да көрәшә ала. Тулы пакет
докуметлар тапшырылган очракта кредит алуга бирелгән гариза 5 көн эчендә ике этапта
каралырга тиеш. Башта эшмәкәр банкка минималь документлар белән мөрәҗәгать итә,
банк аны электрон форматта Башкарма комитетка җибәреп, үзе әлеге документларны
өйрәнә башлый. “Башкарма комитет документларның законга туры килүен, ә банк
эшчәнлекнең финанс-хуҗалык ягын тикшерә, - дип аңлатты ул. – Эшмәкәрләр төрле
банкның тикшерүгә куйган таләпләре дә төрле булуга әзер булырга тиеш, ягъни
таләп ителгән документлар пакеты стандарт түгел. Башкарма комитет артык
документлар таләп итми”. Эшмәкәрләр банк ягыннан берәр төрле киртәләргә очраса,
Башкарма комитет аларның аккредитациясен берьяклы тәртиптә өзәргә хаклы.
Үз чиратында,
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, һәртөрле яңалык контроль таләп итә. Шуңа күрә
әлеге сорауны җитди тикшерү астында тотарга кирәк. Шәһәр башлыгы Икътисади үсеш
комитеты рәисенә ай саен массакүләм мәгълүмат чараларында программа турында
мәгълүмат бирергә кушты, моның белән ул катнашырга теләүче эшмәкәрләрне җәлеп
итәргә ниятли. “Дүрт банк – бик яхшы. “Казан Банкы” моңа кадәр программада
катнашкан иде. Эшмәкәрләрдә банкны сайлау мөмкинлеге булу яхшы. Ләкин сез хаклы
– акча санаганны, тикшергәнне ярата, теләк кенә аз, документлар да кирәк. Бу
процесс михнәткә генә әйләнмәсен”, - диде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин Башкарма
комитет җитәкчесе – ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллинга мөрәҗәгать итеп,
ПЭТ, полимер һәм пыяла савыт-саба, макулатура җыю, эшкәртү һәм утилизацияләү
белән шөгыльләнү юнәлешен үстерергә кушты. Шәһәр башлыгы фикеренчә, эшмәкәрләр
белән очрашып, проектлар буенча сөйләшергә кирәк. “Кемдәдер идеяләр бар, ләкин “көче”
җитми. Кемдәдер “көч” бар, акчасы җитми. Әйдәгез фикер алышыйк, әлеге юнәлештә
алга китәр идек”, - диде ул.
Шәһәр башлыгы
билгеләп үткәнчә, программаны гамәлгә ашырырга юнәлдерелгән акчалар суммасы
2018 елның дүртенче кварталында арттырылырга мөмкин. Хәзерге вакытта, Икътисади
үсеш комитеты мәгълүматлары буенча, моңа кадәр бирелгән кредитлар буенча кече
һәм урта бизнесның 85 субъекты субсидия ала, быел түләнгән субсидияләрнең гомуми
суммасы 3,7 млн сум тәшкил итә. 2018 елда бюджетта әлеге максатларда барлыгы 33,1
млн сум каралган.
Эшмәкәрләр Икътисади
үсеш комитетына 299-17-73 кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.