(Казан шәһәре
KZN.RU, 26-нчы март,
Екатерина Виславская). Казанда юлларда
чокрыларны төзекләндерү эшләренә әзерләнә башладылар. Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев бүген
эшлекле дүшәмбедә хәбәр иткәнчә, комиссион тикшерү эшләре башланды, ә төзекләндерү
эшләре һава шартлары яхшыруга башланачак.
“Быел кыш көне
температураның кискен үзгәрүе күзәтелмәгәнгә, юлларда чокырлар азрак, - диде
ул. – Юлларны комиссион тикшерү эшләрен башладык. Чокырларын төзекләндерү таләп
ителгән юлларны теркәп барабыз. Һава шартлары яхшыруга, төзекләндерү эшләрен
башлыйбыз”.
Апрель башында
подрядчы оешмалар юлларда чокырларны төзекләндерә башлыйлар. 2018 елда юлларны
төзекләндерү өчен 70 млн сум бүленде, шуларның 53 млн сумы 40 мең кв.м. мәйданда
чокырларны төзекләндерү эшләренә бүленгән.
Төзекләндереләсе юллар
арасында Игорь Куляжев Подлужная урамын һәм Миллениум күперен аерды.
“Кыш, чынлап та,
катлаулы булды: явым-төшем күп булды. Юл эшчеләре җитмәсә дә, яхшы ук булдырдык.
Юл эшчәләре җитми, ләкин бу хәлдән чыгу юлларын эзләргә кирәк”, - диде Казан
Мэры Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы районнар администрацияләрен һәм Башкарма
комитетны киләсе кышка хәзердән үк әзерләнә башларга чакырды.
Искәртергә кирәк,
2018 елда юлларны төзекләндерү өчен 5,5 млрд сум бүленде: 1,6 млрд сум – “Куркынычсыз
һәм сыйфатлы юллар” өстенлекле проектын гамәлгә ашыру өчен, 2,9 млрд сум – урам-юл
челтәрен норматив хәлгә китерү өчен, 1 млрд сум – ишегаллары территорияләрен
төзекләндерү өчен.