(Казан шәһәре
KZN.RU, 29-нчы март, Ксения Швецова). Дәрвишләр бистәсендә җәен 300 урынга
исәпләнгән яңа заманча яшүсмерләр клубы ачылачак. Шәһәрнең иң эре
микрорайоннарыннан берсендә 10 меңгә якын бала һәм яшүсмер яши, биредә мондый
клуб беренче тапкыр ачыла. Бинаны капиталь төзекләндерү эшләре барышын Татарстан
башкаласы Мэры Илсур Метшин тикшерде. Шәһәр башлыгы бинаны карап чыкты һәм
яшьләр белән клубның исеме буенча фикер алышырга кушты.
3-нче Кленовая
ур., 23 адресы буенча ике катлы янкорма узган елда ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре
министрлыгы тарафыннан муниципалитетка тапшырылды. Капиталь төзекләндерү эшләре
февральдә старт алды, подрядчы оешма буларак эшкә “Армида+” ҖЧҖ алынды. Моңа кадәр
бинада Федераль миграцион хезмәт идарәсе бүлеге урнашкан иде. Проект буенча 680
кв.м мәйданлы клубта сынлы сәнгать дәресләре өчен класслар, күп функцияле,
хореография һәм спорт заллары, чишенү бүлмәсе, остаханә һәм башка бүлмәләр булачак.
Бинада суүткәрү,
канализация һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен алмаштыру, түбә, фасад һәм
керү төркемнәрен төзекләндерү, тәрәзә һәм ишекләрне алмаштыру планлаштырыла.
Илсур Метшин билгеләп
үткәнчә, балалар өчен яшәү урыннарында өстәмә белем алу учреждениеләренең булуы
бик мөһим. “Кече Дәрвишләр, Олы Дәрвишләр һәм Киндери бистәләрендә яшәүчеләрне
исәпкә алып, клуб берничә мең кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Бу быел Казанда
барлыкка киләчәк клублар арасында иң эре һәм кыйммәтле яшүсмерләр клубы булачак”,
- диде Мэр һәм эшләрнең сыйфатлы башкарылуы мөһимлеген искәртте. “Моны
балаларыбыз, шәһәрлеләр өчен төзегәнне хәтерләргә кирәк, шуңа күрә барысы да
сыйфатлы булырга тиеш”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Клубның эчтәлеге
турында “Подросток” МБУ директоры урынбасары Руслан Семенов сөйләде. Аның сүзләре
буенча, клубның эш атамасы – “Лазер” – чөнки төп игътибар техник дәресләргә
юнәлдереләчәк. Клуб нигезендә лазер техникасы һәм 3D-модельләштерү түгәрәкләре ачарга
планлаштырыла. Моннан кала, балалар кулланма сәнгать, хореография, көнчыгыш
көрәш төрләре белән шөгыльләнәчәк.
“Биредә техник
иҗат һәм робот техникасы тәкъдим ителүен телибез, агач эшкәртү, пластик белән
эшләү өчен станоклар урнаштырырга планлаштырабыз, - дип сөйләде Р.Семенов. –
Беренче тапкыр республика Президенты программасы буенча заманча җайланмалар
урнаштыру тәҗрибәсе “Авангард” клубында булды. Балаларга бик охшаган иде, шуңа
күрә без әлеге юнәлешләрне башка учреждениеләрдә дә үстерегә булдык. Яшүсмерләр
клубы Дәрвишләр бистәсен җанландырыр һәм биредәге балалар һәм яшүсмерләр өчен
тартым ноктасы булыр, дип өметләнәбез”.
Илсур Метшин
биредә яшәүчеләр белән аларны нинди түгәрәкләр һәм секцияләр кызыксындыру
турында фикер алышырга кушты. Шәһәр башлыгы клуб атамасы буенча соңгы сүзне киләчәк
тәрбияләнүчеләргә калдырырга тәкъдим итте. “Балалар, укучылар һәм югары класс укучылары
фикерен белсәк, яхшы булыр. Аларга охшаган исем тәкъдим итсеннәр”, - диде Мэр.
Башкарма комитет җитәкчесенең
беренче урынбасары Дамир Фәттахов сүзләренә караганда, клубны ачу июль аена
планлаштырыла.
Эшлекле киңәшмәдә
шулай ук Совет районы башлыгы Рөстәм Гафаров катнашты.
Искәртергә кирәк,
2015-2017 елларда капиталь төзекләндерү программасы буенча Казанда 16
яшүсмерләр клубы төзекләндерелде, тагын 8 клуб быел төзекләндереләчәк. Шулай итеп,
2018 ел азагына Татарстан башкаласында учреждениеләрнең 44 проценты
төзекләндерелде. Бүгенге көндә яшүсмерләр клубы системасы 12 мең тәрбияләнүчегә
хезмәт күрсәтә.