(Казан шәһәре
KZN.RU, 16-нчы март, Алсу Сафина). Бүген Казанда реконструкцияләнүдән соң цирк
ачылды. Татарстанның барлык муниципаль районнарыннан 1,5 мең бала “Фиеста” тамашасының
беренче кунаклары булдылар.
Цирк ачылу
уңаеннан оештырылган тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов,
ТР Президенты Аппараты Әсгать Сәфәров, ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Казан
Мэры Илсур Метшин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР хезмәт, халыкны
эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һ.б. катнашты.
Тамаша башланырга
бер сәгать алдан инде цирк яны гөрләп тора иде – бер-бер артлы Татарстанның
барлык районнарыннан автобуслар килә, балаларны курчаклар – зебралар, жирафлар,
аюлар һ.б. каршы ала.
Кунаклар арасында
– Балтач районының Карадуван авылыннан Фирая Зыятдинова гаиләсе. Казанга ул өч
баласы белән килгән, ике өлкән баласы килә алмаган. Ул сөйләгәнчә, Казан
циркында ул ике өлкән баласы белән берничә ел элек булган. Кечкенә балалары
циркта беренче тапкыр. “Яңартылган циркны күреп өлгердек, бик ошады: якты,
матур, җылы”. – дип билгеләп үтте ул. Билгеләп үтәргә кирәк, Фирая Зиятдиновага
2014 елда “Ана даны – Материнская слава” медале бирелә. “ТР Президентына рәхмәт
– бу айда инде икенче тапкыр Казанга киләбез. Биш бала анасын буларак 6 мартта
мине опера һәм балет театрына концертка чакырдылар, ә бүген - циркка”. – диде ул.
Татарстан Президенты
башка кунаклар белән бергә тамаша башланыр алдыннан килде, кечкенә тамашачылар
белән фотога төште.
Ачылу тантанасын
традиция буенча парад-алле башлады – манежга артистлар һәм Казан цирк мәктәбе
тәрбияләнүчеләре чыкты. Шуннан соң тамашачылар “Исәнме, цирк”, дип кычкырдылар
һәм шуның белән циркны ачтылар.
Шатлыклы вакыйга
белән тамашачыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. “Капиталь төзекләндерү
эшләре тәмамлангач, без үрнәк гаиләләр Казан циркының беренче тамашачылары булырга
тиеш дигән карарга килдек. Гаилә – һәр ил нигезе ул, без сезнең белән
горурланырга тиеш. Казан циркы бүген заман таләпләренә туры килә һәм янә сезгә
ишекләрен ача”, - диде ТР Президенты.
Ул проект
төзүчеләргә, төзүчеләргә һәм башка белгечләргә рәхмәтен белдерде. “Кыска вакыт
эчендә цирк кына түгел, ә бөтен комплекс, шул исәптән цирк мәктәбе капиталь
төзекләндерелде, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Әлеге программага 1 млрд якын акча
сарыф ителде”.
Цирк сәнгате
үсешенә керткән өлеше өчен, Казан дәүләт циркы коллективы Татарстан Президенты
Рәхмәт сүзенә лаек булды. Бүләкне республика башлыгы кулларыннан Дамир
Шәрифуллин алды.
Билгеләп үтәргә
кирәк, Россия дәүләт циркының “Фиеста” программасында һава акробатлары, жонглерлар,
клоуннар, эквилибристлар, цирк гимнастлары, атта атланып йөрү осталары, шулай
ук аюлар, маймыллар һәм казларны өйрәтүчеләр бар.
Искәртергә кирәк,
циркны реконструкцияләү эшләре узган елның апрелендә башланды. фәнни-тикшеренү
эшләрен, проект-смета документациясен, интерьер дизайнын “Татинвестгражданпроект”
эшләде.
Бер елдан азрак
вакыт эчендә циркта кондиционерлау һәм вентиляция системасы барлыкка килде,
җәмәгать бәдрәфләре саны артты, фойе, гардероб, манеж, зал, чишенү бүлмәсе,
хайваннар өчен биналар, ат абзары, грим бүлмәләре яңартылды.
Эшләр барышында вестибюль
мәйданы зурайтылды. Эчке ишекләр янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп
куелды. Моннан кала, гөмбәз, идәннәр, түбә, гөмбәзнең асылмалы конструкцияләрен
ныгыту эшләре башкарылды.
Интерьер турында
сөйләгәндә, циркның эчке киңлегенең архитектур кыяфәтен мөмкин кадәр саклап калынган.
Интерьер тематикасы нигезендә – Арлекино костюмындагы орнамент, ягъни ромб
төсле бизәк. Ромблы орнамент бар җирдә дә кулланылган: вестибюль, гардероб,
фойе һәм тамаша залында да. Фойеда аттракционнар, буфет эшли һәм сувенирлар
сатыла. Тамаша залы яктыртылып, төсләргә махсус эффект, динамика өстәлә.
Мәсәлән, кызыл яктырткыч кушканда, кызыл ромблар юкка чыга, зәңгәрен
кабызганда, зәңгәр ромблар югала.
вестибюльдә клоун
белән фотозона да игътибарны үзенә тартып тора. Гардеробта шарлар рәвешендә
люстралар эленгән, баскыч сары төстә жираф рәвешендә эшләнгән.
Эшләр цирк эчендә
һәм бизәлешендә генә түгел, фасад, яктыртылыш өлкәсендә дә эшләнгән: һава
торышына карап, өстәге яктырткыч үзенең төсен алмаштырачак.