(Казан шәһәре
KZN.RU, 16-нчы март). Бүген С.Сәйдәшев ис. Дәүләт зур концертлар залында “Ел
хәйриячесе – 2017” республика бәйгесенә йомгак ясадылар. Рөстәм Миңнеханов
оешмаларга һәм шәхси хәйриячеләргә мөһим социаль сорауларны хәл итүдә күрсәткән
ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде.
Бәйге Хәйриячелек
эшчәнлеге мәсьәләләребуенча республика советы тарафыннан ел саен үткәрелә һәм 11
ел эчендә анда эре, урта һәм кече бизнесның, коммерцияле булмаган оешмаларның,
индивидуаль эшмәкәрлекнең, хәйрия фондларының, массакүләм мәгълүмат чараларының
һзм аерым затларның 2062 субъекты катнашты. Бәйгедә катрнашучыларның иганә
иткән акчаларының гомуми суммасы 35 млрд сум тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Президенты
матбугат хезмәте.
Чараны ачып,
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бәйге республика өчен традициягә әйләнде. Ул
эре һәм урта проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итүче хәйриячеләргә рәхмәтен
белдерде. мәсәслән, алар ярдәме белән борынгы Болгар шәһәрендә, Зөя
утрау-шәһәрендә эшләр башкарылды, Казан Изге Ана иконасы сосборында эшләр алып
барыла, балаларга ярдәм итү буенча программалар гамәлгә ашырыла. “Без бу
хәрәкәтне югары бәялибез. Без һәрвакыт башка кешеләр өчен мәрхәмәтле эшләр
башкарганнарга рәхмәт белдерергә тиеш, - дип белдерде республика башлыгы. – Ил күләмендә
хәл ителә торган мәсьәләләр бар. Күп кенә сораулар республика, муниципалитетлар
күләмендә карала. Бюджет чараларына хәл итеп булмаган сораулар һәрвакыт
инициативалы компанияләр һәм физик затлар – бзнең инвесторлар ярдәмендә
кулланыла”.
Ул хәйриячеләргә
генә түгел, ә рухи кыйммәтләрне һәм әхлаклылык тәрбияләүче дин әһелләренә һәм
республика киләчәгенең нигезен тәшкил иткән күп балалы гаиләлргә дә рәхмәт
сүзләре ирештерде. Шуннан соң республика башлыгы бүләкләр тапшырды. “Хәйрияче
граждан” номинацичсендә “Игелекле Казан” проектларына ярдәм итүче Альмир Михеев,
“Ярдәм базар” хәйрия маркеты оештыручыларының берсе Диана Шмидт, “Игелекле фудтрак”
инициаторы һәм инвесторларының берсе, “Наратлык” паркында Депутатлар алееясын
утыртуны оештыручы, “Игелекле Казан” форумы партнеры Рөстәм Рамазанов, шулай ук
“Зәкят” хәйрия фонды хезмәткәре, “Игелекле Казан” проектныда катнашучы Алсу
Зяббарова билгеләнделәр.
“Эре һәм уртача
предприятиеләр, оешмалар” номинациясендә “Зарница” җитештерү берләшмәсе, “ПАТП
№2” МУП, “Сетевая компания” һ.б. җиңүче булдылар. Аларга дипломнарны Татарстан
Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тапшырды.
“Кече бизнес
предприятиеләре” номинациясендә Татарстанның башка предприятиеләре арасында “Игелекле
фудтрак” проектының инвесторларының берсе Яр Чаллыдан “АрСтрой” оешмасы җиңүче
булып табылды. “Хәйрия фондлары” номинаөиясендә дипломнар “В твою пользу”, “Альпари”,
“БлагоДарение”, “Линия Жизни” һәм “Ак Барс Созидание” хәйрия фондларына
бирелде. Шулай ук “Индивидуаль эшмәкәрләр”, “Коммерцияле булмаган оешмалар” һәм
“Массакүләм мәгълүмат чаралары” номинациясендә җиңүчелә бүләкләнде.
Чарада шулай ук ТР
Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, ТР Президенты
Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Сәламәтлек
саклау министры Марат Садыйков һ.б. катнашты.