(Казан шәһәре
KZN.RU, 17-нче март,
Екатерина Виславская). Көн азагына
кадәр Порт ур., 17 адресы буенча урнашкан пар казанында булган авариядән зыян
күргән биналарда җылылыкны торгызырга. Бу бурыч турында бүген Казан Мэры Илсур
Метшинга Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – ТКХ комитеты Искәндәр
Гыйниятуллин хәбәр итте. Бүген иртән Мэр конструкцияләрне сүтү һәм микрорайонда
җылылыкны торгызу эшләре барышын тикшерде. “Казэнерго” генераль директоры Рөстәм
Габделхаков хәбәр иткәнчә, пар казанында һәлакәт җир асты сулары йогынтысы
белән туфрак хәрәкәте аркасында булган.
Искәртергә кирәк,
3.25 сәгатьтә пар казаннары конструкцияләре ишелү сәбәпле, Девятаев, Зайцев,
Мехчылар һәм Порт урамнарында 1589 кеше яши торган 695 фатирлы 12 биш катлы йорт
җылылыксыз калган. Зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр юк, һәлакәт вакытында бинада бер
кеше – пар казаны операторы булган, ул әлеге һәлакәт турында хәбәр иткән.
“Безнең фикеребезчә,
төнге һәм көндезге температуралар арасында 10 градуска кадәр аерма һәм туфрак
тотрыклылыгы дәрәҗәсе түбән булганга, фундамент селкенгән һәм шуның нәтиҗәсендә
түбә, түшәмәләр ишелгән, - дип аңлата “Казэнерго” башлыгы. – Хезмәт тикшерүе
планлаштырылды, сәбәбен ачыкларга кирәк. Әлегә шулай уйлыйбыз”. Ул өстәгәнчә,
авария газ саркып югалу яисә пар казаннарының начар эшләве аркасында килеп
чыкмаган – алар барысы да төзек хәлдә булган, пар казаны бинасында 2002 елда
яңарту эшләре башкарылган. Бина 1973 елда төзелгән, 2018 елга анда тулысы белән
үзгәртү эшләре планлаштырылган. Хәзер һәлакәт урынында “Казэнергоның” 5 бригадасы
эшли.
Һәлакәт урынына
Казан Мэры Илсур Метшин, Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, җитәкче урынбасары
– ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, “Иске шәһәр” территориясе префекты Марат
Усманов килделәр. Шәһәр башлыгы пар казаны бинасын карап чыкты, белгечләр белән
аралашты. Искәндәр Гыйниятуллин шәһәр башлыгына хәбәр иткәнчә, көн азагына
фатирларга җылылык җибәреләчәк.
“Биналарда температура
әлегә 20-21 градус дәрәҗәсендә саклана, ләкин урамда җил һәм салкын булганга,
төшә бара. Шулай да йортларда газ калды, колонкалардан кайнар су килә, - диде
ул. – Һәр йортта аеруча күзәтү астында торган фатирлар бар, аларга шалтыратып торабыз”.
Фатирларда температура
төшсә, вакытлыча урнашу урыннары каралган – Универсиада авылында 500 ятак, 200 – “Татарстан” кунакханәсендә. Вакытлыча күчеп тору
өчен “Иске шәһәр” идарә итүче компаниясенең диспетчерлык хезмәтенә (843)
205-35-37 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге 12 йортта 109 инвалид
яши, белгечләр алар белән аралаштылар, алынган мәгълүматлар буенча, алар
ярдәмнән баш тартканнар, чөнки фатирлары җылылык саклана.