(Казан шәһәре
KZN.RU, 18-нче март,
Екатерина Виславская). Казан Мэры Илсур Метшин хатыны
Гөлнара белән Россия Федерациясе Президентын сайлауларда катнашты. Идел буе районының
129-нчы мәктәбендә урнашкан 270 номерлы сайлау участогында тавыш биргәннән соң,
ул казанлыларны илебезнең киләчәген сайларга чакырды.
Россия
Федерациясе Президентын сайлаулар бүген, 18 мартта, Казанның 450 сайлау
участогында үтә. 2018 елның 1 гыйнварына китергән мәгълүматлар буенча, шәһәрдә
906 мең 586 сайлаучы яши. Тавыш бирү 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр үтә.
Петровский
бистәсендә яшәүчеләр тавыш биргән 270-нче сайлау участогында куркынычсызлык тәэмин
итү максатыннан рам-метал эзләгечләр куелган, полиция хезмәткәрләре сафта тора.
Сайлау участогына килгәч, Казан Мэры теркәлде, бюллетень алды, тавыш бирү
кабинасына узды һәм үзе сайлаган кандидат исеме каршына тамга куйды, шуннан соң
бюллетеньне үтә күренмәле урнага салды.
“Илебез,
республикабыз һәм шәһәребез тормышында мөһим вакыйга. Россия Президентын – безнең президентны сайлыйбыз”, - диде шәһәр
башлыгы. Ул тавыш бирүчеләргә рәхмәтен белдерде һәм әле сайлауларга килмәгән
кешеләрне сайлау участокларына килеп тавыш бирергә чакырды.
Тавыш бирүдән соң
Мэр сайлау участогы янында туклану продуктлары һәм көнкүреш химиясе сатучылар
белән аралашты. Казан буенча шундый ярминкәләр 242 сайлау участогы янында
оештырылды. “Алучылар бар! Товарны өстәп торабыз”, - диделәр шәһәр башлыгына
сатучылар. Ул сәүдә чатырларын карап чыкты, бәяләрне чагыштырды һәм берничә
товар алды.
Искәртергә кирәк,
“Мин сайладым” (“Я проголосовал”) беләзеге көн дәвамында җәмәгать транспортында
бушлай йөрергә һәм “Казан Арена” стадионында Валерий Меладзе, Салават, Егор
Крид, Элвин Грэй һәм татар эстрадасы йолдызлары катнашында үтәчәк концертка
керергә хокук бирә.
Тавыш бирү
участокларыннан ерак урнашкан торак массивлардан 56 автобус йөриячәк, рейслар
7.15 сәгатьтә йөри башлады. Җәмәгать транспорты да, якшәмбе булуга карамастан,
эш көне графигы буенча йөри, аерым алганда, “Казан Арена” стадионы аша
автобуслар 24.00 сәгатькә кадәр йөриячәк.