(Казан шәһәре
KZN.RU, 15-нче март, Екатерина Виславская). Тимер юлчылар мәдәният йортын һәм Юдино
бистәсенең үзәк урамнарында урнашкан торак йортларның фасадларын төзекләндерү,
ясалма бозлы шугалак төзү һәм җәмәгать киңлекләрен һәм пляж булдыру буенча
тәкъдимнәр ясау – 100 еллык бистәне комплекслы төзекләндерү буенча бу һәм башка
инициативаларны хуплады бүген ТР Президенты.
20 меңнән артык
юдинолыны көткән үзгәрешләр турында торак массивта яшәүчеләр һәм Горький тимер
юллары Казан территориаль идарәсе – “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы
хезмәткәрләре белән очрашуда билгеле булды. Тимер юлчылар мәдәният сараенда
узган бу очрашуда Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
Башкарылган эшләрнең
нәтиҗәләре буенча Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей
Миронов чыгыш ясады. Ул сөйләгәнчә, 2006 елдан Юдинода 11 күп фатирлы йорт, шул
исәптән тугыз йорт социаль ипотека программасы буенча төзелде. 2008 елдан 185
йортның 44-е капиталь төзекләндерелде, 26 йорт территориясе тәртипкә китерелде.
Үзгәрешләр соңгы
елларда бигрәк тә сизелә башлады. “Элек чараларның зур өлеше Казанның төп
магистральләрен, йортларын, ишегалларын, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү өчен
тотылса, хәзер өстенлек торак массивларга бирелә”, - диде район башлыгы. Быел,
мәсәлән, Юдиноның барлык үзәк урамнары нормативка туры китерелде. Торак массивның
өч гомуми белем бирү мәктәбе дә капиталь төзекләндерелде, 120 балага исәпләнгән
яңартылган балалар бакчасы ачылачак, футбол кыры төзү планлаштырыла. Сергей Миронов
“Куркынычсыз шәһәр” программасына булышлык иткәне өчен Казан Мэрына аеруча
рәхмәтен белдерде. Программа ярдәмендә 59 йортта 177 камера урнаштыру
планлаштырыла, шуларның 105-е инде куелган.
Шул ук вакытта ул
билгеләп үткәнчә, проблемалы урыннар да бар: тагын 59 ишегалды, 9 мәктәпкәчә
белем бирү учреждениесе, Тимер юлчылар мәдәният сарае, җәмәгать киңлекләре
төзекләндерү көтәләр. “Торак массив – безнең халкыбыз яшәгән, үскән һәм ял
иткән мохит. Ләкин, шуның кадәр күп яшеллек булуга карамастан, микрорайонда
төзекләндерелгән җәмәгать киңлекләре юк дәрәҗәсендә, - диде район башлыгы. –
Андый урыннар булып, Дан аллеясы, Тимер юлчылар мәдәният сарае каршындагы
сквер, Зөбәрҗәт күле акваториясе була алалар”.
Чыгышны тыңлаганнан
соң, Рөстәм Миңнеханов биредә яшәүчеләрнең юлларны төзекләндерү, стадионга илтә
торган урам-юл яктыртылышы, авария хәлендәге торак йортлардан күченү һәм башка
темаларга кагылган сорауларына җавап бирде. Республика башлыгы ышандырганча,
һәр сорау буенча чишелеш табылган.
Ул, мәсәлән,
гамәлдәге программалар кысаларында өстәмә чаралар җәлеп итеп, балалар бакчалары
һәм башка балалар учреждениеләре тәртипкә китереләчәк, шулай ук күп фатирлы
йортларның фасадлары төзекләндереләчәк, дип вәгъдә итте.
Һичшиксез,
җәмәгать киңлекләренә аерым игътибар биреләчәк: Р.Миңнеханов ТР төзелеш
министрына һәм ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишманга территорияләрне, шулай
ук җәмәгать пляжын төзекләндерү мөмкинлеген карага йөкләде. “Юдинога игътибар
итәргә кирәк! Биредә 20 мең кеше яши һәм эшли – эшләргә кирәк!”, - диде ул.
Республика башлыгы
билгеләп үткәнчә, Юдинода бистәсенең 100 еллыгы уңаеннан эшләнәсе эшләр генә
түгел – проблемалар җыелган, аларны чишәргә кирәк. Аерым алганда, Тимер юлчылар
мәдәният сараен төзекләндерергә кирәк. Бинага 90 ел, соңгы тапкыр ул 1996 елда
төзекләндерелгән. “Шундый зур район. Ә ял итәргә, спорт белән шөгыльләнергә
мөмкинлекләр юк! Бу бик мөһим! Эштән соң кешеләр каядыр йөрергә тиеш, - диде
ул. – Без аны төзекләндерәчәкбез. Якын арада проект эшләнәчәк”.
РФ бәйсез
профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаковка мөрәҗәгать итеп, Рөстәм
Миңнеханов Пионерлар йортына элеккеге әһәмиятен кайтаруда ярдәм сорады. Рөстәм
Миңнеханов фикеренчә, бинаны шәхси кулларга бирү карары дөрес булмаган. Аны социаль
өлкә объекты буларак федерация субъектына яисә муниципалитетка тапшырырга
кирәк. “Финанслау сорамыйбыз, аны төзекләндерергә әзербез. Аны сатып алып,
балалар йөри алсын өчен тәртипкә китерергә кирәк”, - диде ТР Президенты.
Торак массивта
гамәлгә ашырырга планлаштырылган тагын бер объект – ясалма бозлы шугалак төзү. “Кыйбат
булмаган спорт мәйданчыкларының берничә вариантын карыйбыз. Мин шундый йөкләмә
бирдем. Хәзерге вакытта аларны өйрәнәбез. Биредә шугалак булачак, вәгъдә итәм. Быел
шундый шугалакны Юдино мисалында эшлик, алга таба бу тәҗрибәне таратырга
мөмкинлек булыр”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Куркынычсызлык соравы
да хәл ителәчәк – республика башлыгы 4 номерлы полиция бүлегенең филиалын
биредә ачу, шулай ук стадионга илтә торган юлны яктырту мөмкинлеген карарга
кушты.
ТР Президенты
фикеренчә, аерым игътибар транспорт мәсьәләсенә бирелергә тиеш – мәсәлән, Путейская
урамын киңәйтүне юлларны төзекләндерү программасына кертергә, ә Казанның
генераль планын эшләү кысаларында авыр йөк транспорты өчен урап узу юлын төзүне
кертергә. Шулай ук биредә авария хәлендәге һәм тузган йортлардан халыкны күчерү
мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.
“Барлык сораулар
буенча эшләрбез! Бүгенге очрашуыбыз нәтиҗәләре буенча эшләрне башлап җибәрербез”,
- диде ул очрашу азагында.
Чарада шулай ук
ТР Президенты Аппараты Әсгать Сәфәров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры
Ирек Фәйзуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Горький тимер юллары
Казан территориаль идарәсе – “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы җитәкчесе
урынбасары Александр Черемнов һ.б. катнашты.