(Казан шәһәре
KZN.RU, 15-нче март). Казанның 2-нче җылылык электр үзәген модернизацияләү аның
нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итте. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты
Рөстәм Миңнеханов энергетика предприятиесе хезмәткәрләре белән очрашуда хәбәр
итте. Чарада Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
ТР Президенты
билгеләп үткәнчә, энергия белән ышанычлы тәэмин итү – төбәк үсеше нигезе.
“Бездә индустриаль республика, чөнки энергетика, нефтехимия, машина төзелеше
өлкәләрендә гамәлгә ашырылган җитди проектларсыз без Татарстанны күзаллый
алмыйбыз”, - диде ул.
ТР Президенты
хезмәт коллективына хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. “2017 ел саннары
нәтиҗәлелек, керем һәм башка уңай күрсәткечләр, бер киловатт энергиягә ягулык
чыгымнары, башкаланы һәм башка шәһәрләребезне җылылык белән тәэмин итү турында
сөйлиләр. Бу эш сезнең тарафтан системалы рәвештә башкаларыла”, - дип билгеләп
үтте ул.
ТР Президенты
сүзләре буенча, бүген “Татэнерго” компаниясе егәрлекләрне модернизацияләү
буенча зур эш башкара. Планда – Зәй Дәүләт район электр станциясен (ГРЭС)
техник яктан яңарту. “Сезнең тәҗрибә һәм осталык һәм безнең булышлык итүебез
ярдәмендә әлеге җитди мәсьәләләрне хәл итә алачакбыз”, - дип ассызыклады Рөстәм
Миңнеханов.
ТР Президенты
матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, предприятиедә эшләүче бер ханым җитәкчелеккә
“Салават күпере” торак комплексында юл инфраструктурасын үстерү соравын хәл итү
үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Әлеге
микрорайонда юл төзелеше планнары турында алга таба Казан Мэры Илсур Метшин
сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, быел юл эшләренә 5,5 млрд сум бүленде. Аларның күп
өлеше “Салават күперен” транспорт белән тәэмин итү өчен тотылачак. “Горький
шоссесында борылыш боҗралары ясаячакбыз, бу пик сәгатьләрендә юлларны бераз
бушатырга ярдәм итәчәк. ТЭЦ урамын киңәйтү дә планлаштырыла. Бу 8 автобус павильоны,
яктылык һәм кирәкле инфраструктурасы булган өстәмә автобус хәрәкәте җибәрергә
ярдәм итәчәк”, - диде Мэр.
Яшь аналарны
борчыган тагын бер мәсьәлә – яслеләрдә урыннар җитмәү. Рөстәм Миңнеханов
билгеләп үткәнчә, ил җитәкчелеге бу сорауны хәл итәргә алынды. “Россия
Президенты ясле төзелеш буенча яңа программа игълан итте. Ул бездә дә гамәлгә
ашырылачак. Федераль бюджеттан 2 ел дәвамында безгә 500 млн сум күчереләчәк,
шулай ук үз акчаларыбызны да файдаланачакбыз. Якын арада сизелерлек үзгәрешләр
булыр, дип уйлыйм”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президентына
республика предприятиеләренең яшь хезмәктәрләре өчен эшче һөнәрләр буенча
республика чемпионаты оештырырга тәкъдим иттеләр, чөнки аларның күбесе яшь
ягыннан чикләүләр булу аркасында, WorldSkills чемпионатында катнаша алмый.
“Чемпионат өчен
шарта бар – 22 яшькә кадәр. Ләкин 28 яшь белән чикләнгән өлкә чемпионатлары бар.
Республика чемпионатын оештыру өчен барлык мөмкинлекләребез дә бар. Моны эшләргә
без әзер, дип уйлыйм”, - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.