(Казан шәһәре
KZN.RU, 15-нче март). “Вакууммаш” заводы илебезнең оборонага сәләтлелегенә зур
өлеш кертте. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятиегә
сәфәре барышында игълан итте.
Чарада шулай ук Казан
Мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә
министры Альберт Кәримов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль
яклау министры Эльмира Зарипова, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе
башлыгы Андрей Лобов һ.б. катнашты.
Рөстәм Миңнеханов
завод музее экспозициясе белән танышты. Предприятие директоры Евгений Капустин ТР
Президентына заводның 1959 елда бирле җитештергән продукциясен күрсәтте,
"Вакууммаш" тарихы, яңа эшләнмәләре һәм нинди илләргә продукцияне
сатулары турында сөйләде.
Татарстан
Президенты предприятиенең эш мәйданнарын, яңа станокларын карады, вакуум
җиһазларын җитештерү барышын күзәтте. “Вакууммаш” АҖ җитәкчесе Рөстәм
Миңнехановка Россия һәм чит ил партнерлары белән берлектә гамәлгә ашырыла
торган өстенлекле проектлар турында сөйләде.
“Быел Россия
Президенты Владимир Путин үзенең Юлламасында оборона сәләте өлкәсендәге
казанышлар хакында сөйләде. Бу җиңүләрдә сезнең дә өлешегез бик зур булуын күрәбез”,
- диде ул предприятие хезмәткәрләре белән очрашу вакытында.
Завод катлаулы юл
узды, әмма бүген аның яхшы перспективалары бар, дип саный Рөстәм Миңнеханов. “Завод
ил эчендәге иң мөһим участокларда, шулай ук чит илләрдә дә эшли. Бу үзегезнең
эшләнмәләр үзәге булу ярдәмендә”, - дип искәртте Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов
фикеренчә, заводка яшь кадрларның килүе предприятие үсешенә җитди этәргеч бирә.
Моңа шулай ук завод каршында КМТТУ-КХТИ кафедрасы эшләве дә булышлык итә. “Сез
көндәшлеккә сәләтле продукт җитештерәсез, сез – илебездә вакуум машиналарын төп
җитештерүчеләрнең берсе. Без сезнең башлангычларга һәрвакыт теләктәшлек
белдерәчәкбез», - дип ышандырды ул.
ТР Президентының
хезмәт коллективы белән әңгәмәсе барышында предприятиенең ветераннарының берсе
заводның бүгенге көндә үсеше турында сөйләде. “Заводка мин 17 яшьтә килдем һәм
53 елга тоткарландым”, - диде ул.
“Тоткарланмадыгыз,
сез – завод нигезе, - диде ТР Президенты. – Башлангычта торган кешеләр тарихын
онытырга ярамый. Музеегыз бик матур. Ничек кенә авыр булмасын, музейны саклап
кына калмадыгыз, аны алга таба да үстерәсез”.
Хәзерге вакытта
укуын предприятиедә эшләү белән бергә алып баручы КМТТУ-КХТИ вакуум техникасы кафедрасы
аспиранты ТР Президентына һөнәрне популярлаштыру максатыннан ел саен “Ел
инженеры” бәйгесен уздырырга тәкъдим итте. “Рөхсәт итсәгез, югары ук йорты ТР Сәнәгать
һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә әлеге проектны гамәлгә ашырырга әзер”, -
диде ул.
“Идеяне тулысы
белән хуплыйм. Юристларның, икътисадчыларның, тел белгечләренең һәм башкаларның
ролен киметәсем килми, ләкин инженер – башка төрле һөнәр. Үземдә дә инженер
белгечлеге бар, ул миңа тормышта теге яки бу сораларны хәл итәргә ярдәм итә. Шуңа
да инженерның дәрәҗәсен күтәрү өчен сез тәкъдим иткән форма бик урынлы булып
тора”, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримовка
әлеге сорауны эшләргә кушты.
Предприятиедә эшләүче
бер ханым Рөстәм Миңнехановка транспорт мәсьәләсен хәл итү үтенече белән
мөрәҗәгать итте. Аның сүзләре буенча, заводта эшләүчеләрнең күпчелеге Горки микрорайонында
яши, ара якын булуга карамастан, пик сәгатьләрендә эшкә юл 1,5-2 сәгатькә
сузыла.
Татарстан Президенты
хәбәр иткәнчә, шәһәр хакимияте әлеге сорауны күтәргән иде, әлеге вакытта проект
эшләре бара. Ул әлеге сорауны Казан Мэры Илсур Метшинга юллады.
“Сезнең коллектив
кына түгел, сәнәгый зонаның башка предприятиеләре дә бу сорауны күтәргән иде.
Президентыбыз Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт, быел проект эшләренә 100 млн сум
бүленде – эшләр масштабын беләчәкбез”, - диде ул.
Проект, Илсур
Метшин сүзләре буенча, юл киңәйтүне, тармак төзүне, йортларны күчерү һ.б.
күзаллый. “Боз кузгалды, үтенечләрегезне ишеттек.Бик зур рәхмәт. “Халык
контроленә” дә, Президентка да, безгә дә күп яздыгыз”. – диде Казан Мэры.
“Безнең
Стратегиядә Зур Казан боҗрасы, аны ясарга кирәк. Хәзерге вакытта проект эшләрен
башладык. Әкренләп мәсьәләне хәл итәбез. Вакытлыча булса да, нинди дә булса
чишелеш табарга кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты Илсур Метшинга.
Очрашу азагында
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика икътисадының нигезе – өстәмә
кыйммәт булдырган сәнәгый предприятиеләр. “Вакууммаш” АҖ шундыйларның берсе булып
тора.
“Ни өчен сез
конкурентлыкка сәләтле – чөнки сезнең кафедрагыз бар, сезнең эшләнмәләр
үзәгегез бар, сезнең чит ил партнерыгыз бар. Сез әһәмиятле объектларда эшлисез,
ә бу сезнең профессиональ булуыгызны һәм осталыгыгызны күрсәтә. Сездә гамәлгә
ашырылган технологик чишелешләрдән гаҗәпкә калдым”, - дип Рөстәм Миңнеханов
сүзләрен китерә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Белешмә
“Вакууммаш”
акционерлык җәмгыятенә 1943 елда трактор двигательләрен төзекләндерү буенча
завод буларак нигез салына. 1959 елның июнендә ул вакуум җайланмаларын ясау предприятиесе
буларак профилен үзгәртә.
“Вакууммаш” АҖ сәнәгать
һәм авыл хуҗалыгы ихтыяҗына вакуум насослары, төрле модификацияле агрегатлар
ясый. Предприятиенең экспорты бүгенге көндә чыгарыла торган продукциянең 40 процентын
тәшкил итә.