(Казан шәһәре
KZN.RU, 14-нче март, Ксения Швецова). Татарстан башкаласы кунакларда яхшы
тәэсирләр калдырырга һәм чемпионатны кабул итүче башка тугыз шәһәр арасында
яхшы яктан аерылып торырга тиеш, дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин “Эфир”
телеканалында бара торган “Тема” тапшыруы барышында. Чемпионат узыдырылу белән
бәйле рәвештә Казанда җәй азагына тәмамланырга тиешле зур күләмдә юл эшләре һәм
кайбер объектларны төзекләндерү эшләре планлаштырылган.
Чемпионаттан соң
шәһәрлеләргә калачак төп бүләкләрнең берсе – яңартылган юл капламы. Быел Казан
юлларын төзекләндерү өчен республика бюджетыннан 5,5 млрд сум акча бүленгән. Илсур
Метшин искәртеп үткәнчә, берничә ел элек кенә әле мондый зур күләмдә финанслау
турында хыяллана да алмый идек.
Дөнья чемпионатына
төзекләндереләчәк юллар исемлегенә С.Хәким, Короленко, Оренбург тракты һәм “Халык
контроле” системасы аша халык тарафыннан иң күп зар җыйган күп кенә башка
урамнар керде. “Әлеге эшләр Чемпионатка башкарыла, ләкин ул бер генә ай
барачак, ә шәһәребез кичергән үзгәрешләр Казанда мәңгелеккә калачак”, - диде
И.Метшин.
Масштаблы
төзекләндерү эшләрү “Казан” Гаилә үзәге территориясендә инде башкарыла – анда Җанатарлар
фестивале үтәчәк. Декабристлар урамы буйлап җәяү йөрү зоналары барлыкка
киләчәк. С.Хәким һәм Чистай урамнарын яңа юл тоташтырачак.
“Безнең беренче
тәэсир калдырырга икенче мөмкинлегебез булмаячак, шуңа күрә әлеге чарага
кунакларда яхшы тәэсирләр калдырырлык итеп әзерләнәбез, - диде И.Метшин. –
Ләкин иң мөһиме – казанлылар. Алар һәрвакытта да игелеклелек, кунакчыллык белән
аерылып тордылар. Шуңа да бу сыйфатлар Россия буйлап дулкын кебек таралыр һәм
Казанга килергә теләүчеләр артыр, дип ышанам. Без кунакларга һәрвакыт шат һәм
аларга рәхим итегез” диябез”.
Искәртергә кирәк,
FIFA-2018 футбол буенча дөнья чемпионаты 14 июньнән 15 июльгә кадәр үтә.