(Казан шәһәре
KZN.RU, 14-нче март). Татарстан башкаласы башка миллионлы шәһәрләр арасында шәһәр
инфраструктурасын яңарту темплары буенча алдынгы урында тора һәм әлеге югары
тизлекне саклаячак, диде Казан Мэры Илсур Метшин “Эфир” телеканалында бара
торган “Тема” тапшыруы барышында. Быел Казанда 18 балалар бакчасы, 8 яшүсмерләр
клубы, 21 сырхауханә һәм 6 хатын-кызлар консультациясе төзекләндереләчәк.
Мәктәпкәчә белем
бирү учреждениеләрен төзекләндерү турындагы сорауны бер ханым Ибраһимов проспектында
урнашкан 275-нче балалар бакчасы турында сөйләгәндә күтәрде, ул әлеге балалар
бакчасының якын арада төзекләндерелү мөмкинлеге белән кызыксынды.
Казан Мэры Илсур
Метшин җавап биргәнчә, әлеге учреждение быел төзекләндереләчәк. Ул өстәгәнчә,
узган елда 15 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзекләндерелсә, быел 18 балалар
бакчасы һәм 1 мәктәп планга кертелгән. Монна кала, 8 яшүсмерләр клубында эшләр
башкарылачак.
“Капиталь
төзекләндерү буенча планнарыбыз зурдан, - диде И.Метшин. – Бу юнәлештә без алга
зур адым ясадык. Капиталь төзекләндерү буенча мондый күләмдә эшләр илнең бер
генә төбәгендә дә башкарылмый, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала”. Шәһәр башлыгы
искәртеп үткәчнә, узган елда 52 сырхауханә төзекләндерлде һәм быел әлеге исемлеккә
тагын 21 сырхауханә һәм 6 хатын-кызлар консультациясе керәчәк.
Татартан башкаласы
торакны төзекләндерү буенча да темпларны арттыра бара һәм алдынгы урыннарда
тора. 2400 йортта инде капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды – бу торак
фондның 60 проценты.
Мэр билгеләп
үткәнчә, әлеге казанышлар – беренче чиратта, республикада гамәлгә ашырыла
торган мөһим социаль программалар нәтиҗәсе.
Шәһәр башлыгы
сүзләре буенча, социаль өлкәнең шулай актив рәвештә үсүе соңгы берничә елда
туучылар саны арту белән бәйле. “Соңгы ун елда күзәтелгән бәби-бум безне
шатландыра һәм алдыбызга билгеле бер бурычлар куя. Бүген Казанда 121 мең укучы
булса, 7 елдан 25 елда без 195 мең укучы көтәбез, ә бу 61 процентка артык. Быел
беренче класска 15 мең укучы кабул иттек, 2018 елның 1 сентябренә 19 мең укучы
көтәбез. Хәзерге вакытта беренче кластта 6 параллель класс бар – Казанда мондый
хәлнең күзәтелгәне юк иде! Бу өстебезгә билгеле бер җаваплылык сала. Иртәгә балаларның
кайда укулары турында уйларга кирәк”, - диде И.Метшин.
Казанда быел 3
яңа мәктәп ачыла: “Светлая долина” торак комплексында 800 урынлы мәктәп, Салават
күперендә 1224 урынлы мәктәп, Нокса авышлыгы районында 1224 урынлы мәктәп. Моннан
кала, “Весна” торак комплексында 1500 урынга исәпләнгән мәктәп төзелә башлады.
Мэр сүзләре буенча, әлеге юнәлештә эшләр дәвам итәчәк.