(Казан шәһәре
KZN.RU, 15-нче февраль, Михаил Ченцов). Казан Мэры Илсур Метшин Дәрвишләр торак
микрорайонында урнашкан Халезов урамындагы 21-нче йортны тикшерде – 2013 елда
биредә капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган, әмма әлеге йортта яшәүчеләр
башкарылган эшләрдән канәгать калмаган. Төзекләндерү эшләренең сыйфаты буенча
үзенең зарларын шәһәр башлыгына “Электроприбор” заводы эшчесе Наталья Иванова
Мэрның завод коллективы белән очрашу барышында җиткерде.
Халезов урамында
урнашкан 21 номерлы йорт 1971 елда төзелгән. Ул – приватизация барышында
күпфатирлы йорт статусын алган коридор тибындагы тулай торак, хәзер биредә 168
кеше яши. Тулай торакта капиталь төзекләндерү эшләре 2013 елда башкарылган,
моның өчен 6 млн 870 мең сум акча тотылган.
Казан Мэры белән
очрашу барышында биредә яшәүчеләр бер-бер артлы йорт белән бәйле зарларын
җиткерде. Аерым алганда, алар сүзләре буенча, подъездлар бик аяныч хәлдә
калган. Билгеле булганча, ул вакытта, ТР 52 номерлы законы буенча, гомуми
кулланылыштагы урыннарны капиталь төзекләндерү программасы чараларына
төзекләндерү каралмаган булган. Хәзер законга үзгәрешләр кертелде, димәк,
эшләрне тәмамлап була.
Йортның хәзерге
хәле турында Илсур Метшинга “Дәрвишләр ТКХ” идарә итүче компаниясе генераль
директоры Нияз Гыйниятов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, йортта эшләр
тиздән тәмамланачак. “Биредә ике төрле эш калды – үзәк җылылык һәм подъездлар. Моңа
якынча миллион сум акча китәчәк”, - диде ул.
Эшләнеп бетмәгән
капиталь төзекләндерү эшләреннән кала, биредә яшәүчеләр эчендә гаражлар “үскән”
каралмаган ишегалдына зарландылар. Шәһәр башлыгы Совет районы башлыгы Рөстәм
Гафаровка гаражлар белән бәйле сорауны өйрәнергә кушты.
Пенсионер Мария
Заһидуллинага быел 78 яшь тулачак, ул Мэрга ишегалды эчендәге юллар турында
сөйләде: “Монда, гомумән, йөреп булмый, асфальт юк бит”.
Илсур Метшин барлык
сораулар чишеләчәгенә ышандырды. “Барысы да берьюлы түгел. Бу җәйге төзелеш
сезонында подъездларны ясарбыз. Киләсе елда ишегалдына керербез. Быел булмаячак,
чөнки биредә су төшерү проекты кирәк (су төшерү – су асты юллары дәрәҗәсен, суыртып
яисә аларны түбән урыннарга җибәреп, ясалма рәвештә төшерү – ред.иск.). Әгәр
без моны эшләмичә, асфальт ясасак, ул тотрыклы булмаячак, шуңа да проект кирәк”,
- диде Мэр. “2019 елда, һичшиксез, ясаячакбыз”, - дип вәгъдә итте Нияз
Гыйниятов. Шәһәр башлыгы Рөстәм Гафаровка юл ясалганчы, кешеләр тынычлап йөри
алсын өчен, бу сорауны вакытлыча чишү юлларын эзләргә кушты.
Сораулар арасында
чүп мәйданчыгы соравына да кагылдылар. “Җәен инде, аеруча, могҗиза.
Контейнерлар ага, кавыннар, карбызлар...”, - диде шәһәр башлыгына Наталья
Иванова һәм аларның идарә итүче компаниягә чүп чыгару һәм территорияне чисталыкта
тоту өчен акча түләүләрен ассызыклады.
Шәһәр башлыгы
халыкны үз йортларының хуҗалары булып калырга һәм идарә итүче компания белән үз
йортларындагы чисталык өчен уртак җаваплылык тоярга өндәде. Идарә итүче
компания чүпләрне вакытында чыгарырга тиеш, ләкин кешеләр чүпне чыгарып
ташларга түгел, ә контейнерларга пөхтә итеп куярга тиешләр. “Күрегезче, нинди
яхшы чүп мәйданчыгы. Әгәр сез, биредә яшәүчеләр, аны чисталыкта тота алмасагыз,
моны район башлыгы килеп эшләргә тиешме?”, - диде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы
әлеге йорт мисалында “без түлибез, акчаларыбыз кая китә?” дигән еш бирелә
торган сорауга җавап бирде. 10 ел эчендә әлеге йортны капиталь төзекләндерү
эшләре өчен 1,5 млн сум җыелган, ә тотылган – 7 миллионга якын. “Чит илдәге
кебек халык кеременең 60% фатилар өчен түләүгә китсә, беребез дә канәгать
булмас”, - дип ассызыклады Мэр.
Очрашу азагында
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, шәһәрдә 5 мең 200 йорт, аларның күбесе капиталь
төзекләндерү программасы буенча яңартылган. Калган йортларны да берәм-берәм
яңартачаклар. “Яхшы якка үзгәрешләр булачак!”, - дип ышандырды биредә яшәүчеләрне
Илсур Метшин.
“Фантом йортны”
тикшерергә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – ТКХ комитеты рәисе Искәндәр
Гыйниятуллин һ.б. килгән иде.