(Казан шәһәре
KZN.RU, 22-нче гыйнвар,
Михаил Ченцов). Казан Мэры Илсур Метшин
традицион эшлекле дүшәмбе барышында полициянең
Казан гарнизонының уңышлы эшләре буенча фикерен белдерде. Казанда
җинаятьчелекнең кимүенә Башкарма комитетның һәм районнар башлыкларының да өлеше
билгеләп үтелде. Шул ук вакытта Мэр яшьләр белән эшне ныгытырга кушты.
“Күп кенә җинаятьләр
ачылды: узган елны урнаштырган видео камералар язмалары аша җинаятьчеләр табылды.
Бу безнең хокук саклау органнары белән уртак хезмәтебез нәтиҗәсе һәм бу эш
дәвам итәргә тиеш. Без уңай моментлар турында гына сөйләмибез, борчулы ноталар
да яңгырады. Беренче чиратта бу, министр сүзләре буенча, “группировкаларның”
яңаруы”, - диде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин
билгеләп үткәнчә, шәһәрнең меңьеллдыгын билгеләп үткәннән соң, “Казан феномены”
турында күпләр онытты. “Бүген Татарстан башкаласы урамнарының имиджы башка.
Ләкин эшләмәсәк, кечкенә чагылышларны исәпкә алмасак, артка, минстр әйткәнчә,
тынычсыз елларга кире кайтырга мөмкин”, - диде ТР башкаласы Мэры. Казан Мэры
мисалга Россиянең кайбер мәктәпләрендә вәзгыятьнең тынычсызлана башлавын
китерде. Искәртергә кирәк, узган атнада Россия буенча кайбер уку йортларында
берничә җинаять кылынды: 15 гыйнвар көнне ике 16 яшьлек яшүсмер Пермьның бер
уку йортында суеш оештыралар. Ике көннән соң, Чиләбе өлкәсенең бер бистәсендә
мәктәп укучысы икенчесенә тәнәфестә пычак белән суга, ә 19 гыйнварда Улан-Удэ
мәктәбендә яшүмсер укучыларга балта белән һөҗүм итә.
Казан Мэры
фикеренчә, бүген 90-нчы еллар белән чагыштырганда Казанда яшьләргә барлык
шартлар да тудырылган, шуңа да тисәкре йогыныты ясаучы факторларга анализ
ясарга кирәк. “Игътибарыгызны яшүсмерләр арасындагы җинаятьчелеккә генә юнәлтергә
теләмим. Ел башынды ниләр булганын күрәбез. Экспертлар, психологлар беренче
чиратта, әлбәттә, монда интернетның йогынтысын күрәләр. Без яшҗләр өчен күп
эшлибез: спорт, ял итү, яшүсмерләр клублары, шәһәр яны лагерьлары, әмма, бу
өлкәдә барысы да яхшы, дип кыланырга ярамый”, - диде шәһәр башлыгы.
“Федераль,
республика хокук саклау органнарындагы хезмәттәшләребез, иҗтимагый оешмалар,
хәрәкәтләр белән киңәшләшергә кирәк. уйланырга җирлек бар. Берләшергә кирәк. Шуңа,
хөрмәтле хезмәттәшләр, җитди рәвештә әлеге проблема буенча мәгълүматны
анализлавыгызны телим”, - дигән боерык бирде Илсур Метшин Башкарма комиетка.