(Казан шәһәре
KZN.RU, 22-нче гыйнвар, Алсу Сафина). Казанда яшәүчеләрнең һәр мөрәҗәгате, шул
исәптән “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы аша да, шәһәрне яхшырта. “Шәһәр
хакимияте тарафыннан җавап ярдәмендә шәһәрлеләр инициатива күрсәтә. Без моңа
һәрвакыт ачык, безнең өчен бу ориентир”, - диде шәһәр Мэры Илсур Метшин эшлекле
дүшәмбедә.
Контроль һәм
коррупциягә каршы эш идарәсе җитәкчесе Елена Тощева хәбәр иткәнчә, 2017 елда
Мэр, Башкарма комитет җитәкчесе, аның урынбасарлары исеменә 40 меңнән артык
мөрәҗәгать килгән. Моннан кала, мәгълүмат чаралары аша да мөрәҗәгатьләр килеп
тора. Монна тыш, 22 меҗнән артык мөрәҗәгатҗ “Халык контроле” системасы аша
кабул ителгән – бу 2012 ел, сервис эшләп киткән вакыт, белән чагыштырганда,
синез тапкыр артык.
“Халык белән
даими диалогтан башка көндәлек эшебезне күз алдына да китереп булмый, - диде Казан
Мэры. – “Ачык Казан” аркылы безгә елына 300 мең мөрәҗәгать килә, тагын 40 мең
мөрәҗәгать – халык белән элемтәнең башка төрләреннән. Ел саен саннар арта,
чөнки халык кире реакция барлыгын күрә”.
Елена Тощева шулай
ук хәбәр иткәнчә, узган ел кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең 73,3 проценты хәл
ителгән, 2016 ел белән чагыштырганда, бу 3 процентка артык.
“Халык
контролендәге” саннар үзләре өчен үзләре сөйли. 73% хәл ителгән сораулар – яхшы
нәтиҗә”, - диде Илсур Метшин. Әмма, аның фикеренчә, әлеге күрсәткечләргә
республика һәм шә1әр программаларынна башка ирешеп булмас иде. “Эшне оештыру –
бер эш, ә менә аны башкарырга ресурслар булмау – икенчесе”, -дип саный шәһәр
башлыгы. Ул республика җитәкчелегенә һәм Татарстан Президентына узган елда
ишегалларында башкарган эш күләме өчен рәхмәтен белдерде. И.Метшин игътибар
иткәнчә, шәһәрдә зур эшләр башкарыла – бистә юлларын төзекләндерү, торак фонды
капиталь төзекләндерү һ.б.
Илсур Метшин
билгеләп үткәнчә, саннар һәм күрсәткечләр мөһим – “контроль кирәк, чөнки ничек
хәрәкәт итүебезне аңларга кирәк”. Шулай да, Мэр фикеренчә, һәр битараф булмаган
шәһәрле мөрәҗәгатеннән соң шәһәребез яхшыра бара.
Казан Мэры
битараф булмаган шәһәрлеләргә рәхмәтен белдерде. “Бүгенге мөрәҗәгатьләр – халык
белән эшебезнедә лакмус кәгазе”, - диде Мэр.
Искәртергә кирәк,
“Халык контролен” Россия Президентына тәкъдим иткәннән соң, Владимир Путин
Татарстанның әлеге тәҗрибәсен Россиянең башкар төбәкләрендә таратырга киңәш
итте.