(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче гыйнвар, Алсу Сафина). 15-нче гыйнвардан Казанда районнар администрацияләре кабул итүенә ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләре порталы аша язылу мөмкинлеге барлыкка килде. Бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитетның Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе җитәкчесе Рифат Ханнанов хәбәр иткәнчә, узган атнада әлеге сервис 430 тапкыр кулланылган.
"Гыйнвар азагына кадәр электрон чират Архитектура һәм шәһәр идарәсендә, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетында һәм Шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсендә эшли башлаячак", - диде Р.Ханнанов һәм кабул итүгә язылу терминаллары яисә интернет аша язылырга мөмкин булачак, дип өстәде.
Искәртергә кирәк, 2016 елда Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенә бинаның беренче катында терминал аша язылу буенча пилот проекты җибәрелде. 2017 ел эчендә сервис 12 меңнән артык тапкыр файдаланылган. Сервисны шәһәрнең барлык районнары администрацияләренә, Архитектура һәм шәһәр идарәсенә, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетына һәм Шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсенә кертергә планлаштырыла.
"ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә әлеге карар гамәлгә ашырылды. Ул дистанцион рәвештә, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләре порталы аша бүлекчәләргә язылырга ярдәм итә. Барлыгы визуаль һәм тавышлы мәгълүмат бирү өчен 42 монитор, 9 язылу терминалы, 9 администраторлык серверы урнаштырылды", - дип сөйләде Рифат Ханнанов.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, электрон чират формалаштыру һәм муниципаль структураларга язылу бурычы халык белән эшләүнең сыйфатын арттыру өчен куелды.