(Казан шәһәре
KZN.RU, 12-нче сентябрь, Михаил Ченцов). Быел Казанда 340 йорт яны территорияләре төзекләндерелде. Әлеге уңай йогынтыны 100
мең шәһәрле үзендә тойды, бу эшләр киләчәктә дә дәвам итәчәк. Моның турында
бүген Казан Мэры Илсур Метшин Ямашев проспекты, 74, 76 һәм Әмирхан проспекты,
2а йортларында яшәүчеләр белән очрашуда әйтте. Шәһәр башлыгы әлеге йортларда
яшәүчеләр белән аралашты, билгеле булганча, бирегә хәзер барлык микрорайоннан
да киләләр.
Казан Мэры белән
бергә очрашуда Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрация башлыгы Тимур
Алибаев һәм “Уютный дом” идарә итүче компания” ҖЧҖ генераль директоры Марат
Нуриев бар иде. Төзекләндерү эшләре идарә итүче компания чараларына башкарылды.
Хәзер 1600
кешедән артык яшәгән өч күп фатирлы йорт территорияләрендә универсаль спорт
мәйданчыгы барлыкка килде. М.Нуриев билгеләп үткәнчә, биредә яшәүчеләр ял итү
зонасы ясап, йорт тирәсендә төзекләндерү эшләре башкаруны күптән сораганнар. Шуңа
күрә, идарә итүче компания бу эшләрне финанслау турында карар кыла.
Башкарылган эшләр
нәтиҗәсендә 11 зона төзекләндерелде. Алар арасында футбол-баскетбол кыры (288
кв.м.), спорт зонасы (120 кв.м.), хуҗалык зонасы (35 кв.м.), ял итү зонасы (380
кв.м.), урам китапханәсе һәм балалар өчен берничә зона: алты яшьтән зур балалар
өчен уен зонасы (213 кв.м.), 3 яшь һәм аннан зуррак балалар өчен ике уен зонасы
(130 кв.м. һәм 156 кв.м.), 2 яшьтән зур бабалар өчен уен зонасы (36 кв.м.). Төзекләндерү
эшләрен башкару өчен 11,9 млн сум акча тотылды.
Марат Нуриев
билгеләп үткәнчә, төзекләндерү эшләрен йорт территорияләре һәм квартал
арасындагы юлларны төзекләндерү буенча республика программасын гамәлгә ашыру
ярдәмендә башкару мөмкинлеге туды. Чөнки идарә итүче компания төзекләндерү
эшләрен, юллар тиешле дәрәҗәгә китерелгәч кенә, башлый ала.
Илсур Метшин
билгеләп үткәнчә, шәһәр йортлары территорияләре күзгә күренеп үзгәрә. “Быел без
180 йорт территориясен тапшырыга планлаштырган идек, 340 – тапшырылачак. ТР
Президентына ел саен бу эшкә акча бүлеп биргәне өчен рәхмәт. Ләкин быел халык
һәм безнең үтенечебез белән күбрәк бүленеп бирелде”, - диде шәһәр башлыгы. Универсаль
спорт мәйданчыгын караганнан соң, Казан Мэры биредә яшәүчеләр белән, аларның
фикерләрен белү өчен, аралашты.
Үзенең фикерләре
белән Ямашев проспектындагы 74-нче йортта 38 ел яшәүче Иван Барышников
уртаклашты. “Йорт төзелгәннән биредә яшим. Йорт территориясен бик яхшы
төзекләндерделәр – сүз юк. Бездә бик яхшы”, - диде пенсионер. Аның сүзләренчә,
җирле халык яңа йортларны автомобильләр белән тутырасы килмичә, йорт артында
үзләренең акчаларына, идарә итүче компания ярдәме белән, 31 урынгы исәпләнгә
парковка кырдылар.
“Бюджеттан бүлеп
бирелгән акчадан тыш, идарә итүче компания үз акчасына бик күп өстәмә эш башкарды.
Хәзер йортны сакларга гына кала. Йортка һәм шәһәргә булган шундый мөнәсәбәтегез
өчен рәхмәт сезгә”, - диде Казан Мэры биредә яшәүчеләргә.
Илсур Метшинга
Әмирхан проспекты, 2-нче йортта яшәүчеләр дә мондый йорт яны территориясен моңарчы
күргәннәре булмаганын сөйләделәр: “Әлеге йортта 1979 елдан яшибез. Йортыбыз
әкияттәге сыман булды”.
“Сезнең йортыгыз
гына түгел, быел мондый йорт яны территорияләре белән 100 мең казанлыны
шатландырдык, һәм әлеге эшне дәвам итәчәкбез”, - дип тәмамлады шәһәр башлыгы.