(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь, Алсу Сафина). Шәһәр
башлыгы И.Метшин бүген Казан шәһәр думасы утырышында Казанда мәдәниятны үстерү
буенча яңа муниципаль программаны әзерләргә тәкъдим итте. И.Метшин сүзе буенча,
әлеге документны әзерләү эшендә шәһәрнең барлык мәдәният учреждениеләре дә
катнашырга тиеш.
Чыгыш барышында шәһәр башлыгы мәдәният сарайларын
төзекләндерү темасында тукталды. Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сүзе
буенча, былтыр муниципаль мәдәният сарайлары 2,5 мең чара уздырган.
“Безнең максатыбыз мәдәният сарайларында хезмәт итү өчен
тиешле шартлар булдыру”, - диде Мэр. Шулай ук шәһәр башлыгы Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнехановның Ленин исемендәге мәдәният сараен тикшерүдән соң
әлеге мәдәният йортын төзекләндерү турындагы инициативаны хуплап чыкканы
турында искәртеп китте.
“Безгә калган мәдәният йортларына карата да шундый ук карарлар
кабул итәргә кирәк”, - диде шәһәр башлыгы һәм залда утыручы барлык
җитәкчеләргә, ТР Дәүләт Советы депутатларына мөрәҗәгать итте. “ Аларга
спонсорлар табырга ярдәм итәргә кирәк. Бергәләп без барлык мәдәният сарайларын
да төзекләндерәчәкбез”, - диде И.Метшин.
Мәдәният сарайларын төзекләндерү мәсьәләсенең мөһимлеге
турында Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов билгеләп узды. “Статистика
буенча, шәһәр халкының 70% үзенең буш вакытын өйдә яки сәүдә үзәкләрендә үздыра.
Әлеге күрсәткеч казанлыларның мәдәният дәрәҗәсенең кимүен раслый”, - диде А.Абзалов.
Бүгенге көндә Казан буенча 14 мәдәният сарае эшләп килә.
Соңгы 5 ел дәвамында “Авыл клублары” (“Сельские клубы”) республика программасы хисабына
муниципаль мәдәният сарайлары саны елына 1-2 мәдәният сараена арта барды. Шул
рәвешле, былтыр Нагорный торак массивында китапханәле клуб төзелде, ә быел Отар
поселлгында клуб төзү планлаштырыла.
“Мәдәният йортларының тышкы күренешен төзекләндерү һәм "Казанның мәдәни үзәкләре" брендын булдыру буенча
эшләр башланып китте. Беренче продукт итеп “Казан иҗади мөмкинчелекләрнең
мәдәни картасы” проекты чыгачак”, - диде Мәдәният идарәсе башлыгы.