(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июнь, Антон Ноздрин). Казан Мэры Илсур Метшин
Татасртан Республикасы Биек Тау районы Березовка поселогында урнашкан “Молодежный”
балалар сәламәтләндерү лагерен карап кайтты. Әлеге лагерьда 18 көнлек 3
профильле смена оештырырга планлаштырыла. Беренче смена 23-нче июнь көнне
башлана. Шәһәр башлыгы балаларның ял итү шартларын тикшерде һәм торак биналарны
карап чыкты. Эш киңәшмәсендә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең беренче
урынбасары Дамир Фәттахов катнашты.
Лагерьның гомуми территория мәйданы 7 га тәшкил итә. Монда 3 өч катлы
торак корпус, ашханә, медицина пункты, клуб, душ бүлмәләре, спорт мәйданчыклары
урнашкан. Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Айрат Фәизов сүзе
буенча, лагерь 1983 елда төзелгән һәм кулланылышка кертелгән. Агымдагы елда
биредә 2 торак корпус төзекләндерелгән, түшәмнәр, диварлар буялган, ишекләр,
идәннәр яңартылган. Шулай ук, ашханә бинасы төзекләндерелгән. Барлык эшләргә
якынча 1 млн. сум акча бирелгән.
Лагерьның директоры Нина Четверикова сүзе буенча, әлеге
лагерь бер сменада 320 кеше сыйдыра ала. И.Метшин лагерь җитәкчелегенә
башкарылган эшләр өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. “Атмосферагыз шәп. Район
администрациясе дә, балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет та зур эш
башкарган”, - диде шәһәр башлыгы.
Казан Мэры яңартылган корпусларның берсен тикшерде. Бүлмәләр,
электр җиһазлары әйбәт күренештә, ләкин хуҗалык җиһазларының 60% гына
яңартылган. Клуб бинасына капиталь төзекләндерү ясарга зарур. Шулай ук, “Молодежный”
лагеренә бара торган грунт юлы начар халәттә. Шәһәр башлыгы фикеренчә, балалар лагерьларын капиталь
төзекләндерүнең махсус программасын әзерләргә кирәк.
И.Метшин балаларның җәйге яллары Татарстан башкаласы
дәрәҗәсенә туры килергә тиешлеге турында ассызыклады.
По мнению главы
города, необходимо разработать специальную программу капремонта детских
лагерей.