(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы май). Халыкара терроризм һәм
экстремизм бөтен дәүләтләргә яный, шул исәптән безнең күп милләтле илебезгә дә,
ә бу Татарстан Республикасына да дигән сүз. Бу хакта Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре
Николай Патрушев һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы
вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич рәислегендә узган күчмә киңәшмәдә
белдерде. Киңәшмә терроризм һәм законсыз миграциягә каршы тору мәсьәләсенә
багышланган.
Казан Кремленең Вәкиллек корпусында узган чарада Татарстан
башкаласы Мэры Илсур Метшин да катнашты.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында ассызыклаганча, борынгыдан
Татарстанда төрле милләт һәм дин вәкилләре яши. Шуңа күрә милләтара һәм
конфессиональара тынычлыкны һәм дустанә мөнәсәбәтләрне саклау халкыбыз һәм
хакимият органнары эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып тора. Әлеге фикер
Республиканың социаль-икътисадый үсеш стратегиясе - 2030 да да алдынгыларының
берсе булды.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан
Республикасында милли сәясәтне гамәлгә ашыруда терроризм
идологиясенә каршы торуда системалы эш алып барыла. Бу беренче чиратта
ведомствоара комплекслы эш алып баруда чагыла. Эшчәнлекнең төп юнәлешләре -
экстремизм һәм терроризмга каршы тору буенча белгечләр әзерләү, халыкның төрле
төркемнәре арасында гражданнар берлекләре катнашында актив пропаганда эшен алып
бару. Моннан тыш, республикада милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне
мониторинглауның комплекслы системасы төзелде.
"Эшнең нәтиҗәлеге турында күпмедер дәрәҗәдә социалогик
тикшеренүләр буенча бәяләп була. Агымдагы елның беренче кварталында халыкның 82
проценты милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләрне уңай бәяләде", -
диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул хәбәр иткәнчә, республикада дәүләт белән конфессияләр
арасында элемтәләр үстерелә. Аеруча Диния нәзарәтенә басым ясала. Үсеш
юнәлешләре билгеләнде, алар, татар дини тәгълиматына нигезләнеп, мөселман
өммәте берләшүенә юнәлдерелгән. 2015 елдан ислам белем бирү оешмаларында бердәм
мәгариф стандарты кертелде. Татарстан Диния нәзарәтендә экспертлар советы эшли.
Ул китаплар текстларын тикшерә, радикаль дини әдәбият таралуына каршы тора.
Моннан тыш, Спас районында Болгар ислам академиясе төзелеше тәмамлана, ул
илебезнең алдынгы фәнни-мәгариф һәм рухи-мәгърифәтчелек үзәгенә әйләнергә һәм
Россия мөселман дини әһелләреннең мөмкинлекләрен гадәттәге исламны ныгыту
эшендә арттырырга тиеш. Әлеге проектны Россия Президенты Владимир Путин
хуплады. "Болар барысы да - рухи тергезү һәм радикаль күренешләрне
профилактикалау максатында ачык адымнар", - дип белдерде Рөстәм
Миңнеханов.
Татарстан Президенты республикада бүгенге
көндә Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу эше алып барылуы,
митрополиянең 46 яңа объекты төзелүе, шул исәптән Чистай һәм Әлмәттә
рухи-мәгърифәтчелек үзәкләре төзелү турында хәбәр итте. 35 гыйбадәтханә
төзекләндерелә. Татарстан бөтен кофессияләр өчен кирәкле шартлар тәэмин ителә.
Рөстәм Миңнеханов мигрантларны контрольдә тоту мәсъәләсенең
кискен булуын ассызыклады. Аеруча Урта Азия вәкилләренә һәм сәяси вәзгыятьләре
тыныч булмаган илләр вәкилләренә игътибар бирелә. Әлеге контингент радикаль идеология
яклы кешеләр була ала.
Милли сәясәтне гамәлгә ашыруда төп ресурсларның берсе,
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, гражданнар җәмгыятьләре институтлары: Татарстан
халыклары ассамблеясе, Бөтендөнья татар конгрессы, республика Иҗтимагый
палатасы һәм башкалар. Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга
грантлар ярдәм киңәйтелә, алар да гражданнар татулыгын ныгытуга өлеш кертәләр,
дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.