(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы май, Антон Ноздрин). Казан Мэры
Илсур Метшин бүген юлларга капиталь төзекләндерү ясау эшләренең сыйфатын
бәяләде. Шәһәр башлыгы Чистай урамында бара торган эшләрне күреп кайтты.
Барлыгы 2017 елда Казанда 55 урам, 180 йорт территориясе төзекләндереләчәк
“Каздорстрой” ачык акционерлык җәмгыяте подряд оешмасы
генераль директоры Валерий Тимашов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта әлеге юл
өлешен фрезерлау һәм машина йөрү өлешен тигезләү эшләре алып барыла.
Төзекләндерү территориясенең гомуми мәйданы 120 мең кв.м. Тимашов сүзе буенча,
төзекләндерү эшләре тулысы белән 5-6 көннән соң тәмамланачак. “Шимбә төнен
10500 тонна ЩМА-20 асфальты салыначак”, - диде ул. Юлның өске өлешен салганнан
соң 6-7 сәгать көтәргә туры киләчәк, шунлыктан ул вакытта әлеге урында
юл-хәрәкәте вакытлыча туктатылачак. И.Метшин халыкка киләчәк эшләр турында
хәбәр итәргә йөкләде.
Шул ук вакытта “Каздорстрой” Ямашев проспектын төзекләндерү эшләрен
дә алып бара. Оешмада 12 асфальт салучы, 28 каток, самосвал һәм ярдәм итү
техникасы эшли. Әлеге сезонда “Каздорстрой” 23 Казан урамын төзекләндерәчәк.
В.Тимашов сүзе буенча, 25 май көненә барлык объектларда да эшләр төгәлләнәчәк.
Башкарма комитетның җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү
комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, агымдагы елда юлларны төзекләндерү
өчен каралган сумма 3 млрд. 700 млн. сум тәшкил итә. “Без төзекләндерү буенча
эшләрне берничә этапка бүлдек. Конфедерацияләр кубогы белән бәйле маршрутлар
чара узу алдыннан, ә калганнары чарадан соң төзекләндереләчәк. Йорт территорияләрен
төзекләндерү эшләре туктатылмаячак”, – диде И.Куляжев.
Эш киңәшмәсендә шулай ук Авиатөзелеш һәм Яңа-Савин районнары
администрация башлыгы Тимур Алибаев катнашты.