(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче май, Антон Ноздрин). Казан Мэры
Илсур Метшин Адоратский урамындагы 27, 27а, 27б номерлы йортларны һәм Маршал
Чуйков урамындагы 67, 67а, 69 номерлы йортларны берләштерә торган
ишегалларындагы ремонт барышын карап кайтты. Биредә барлыгы 3000-нән артык кеше
яши. Җирле халык биредәге ремонтны могҗиза дип атады, алар аны бер генә ел
көтмәгән һәм балалар мәйданчыгын да төзекләндерүне сораганнар. Мэр идарәче
компаниягә тиешле боерыкны башкарырга кушты.
Хәзерге вакытта ишегалдында юл катламына капиталь
төзекләндерү ясала. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү
комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, ут баганаларын төзәтү, иске
агачларны кисү планлаштырыла. Әлеге территориягә хезмәт күрсәтә торган “Уңайлы
йорт” идарәче компаниясе генераль директоры Марат Нуриев иске агачларны кисү
эше бары тик халыктан гаризалар килгәч кенә башкарылганлыгын хәбәр итте.
И.Куляжев парковка урыннары җитмәү иске ишегалларының бер
җитешсезлеге булуын ассызыклады. “Мөмкин булган урыннарда машиналар өчен өстәмә
урыннар ясарга тырышабыз, әмма балалар мәйданчыклары белән кисештермәүне дә
истән чыгармыйбыз”, - дип билгеләп үтте ул. Әлеге ишегалдында төзекләндерү
аркасында автомобильләр өчен өстәмә 180 урын барлыкка килгән. Шәһәр буенча бу
елда 3000 яңа парковка урыны булдыру планлаштырыла. И.Метшин барлык эшләрне дә
халык белән киңәшләшеп башкарырга кушты.
Ишегалдын карау барышында И.Метшин янына йортта яшәүчеләр
килде. Өлкән яшьтәге ир-ат Казан Мэрыннан йорт янындагы территория юлларын
киңәйтүне сорады: ике машина уза ала, әмма киңрәк кирәк иде. И.Метшин юлларны
автомобильләр өчен генә эшләү дөрес түгеллеген билгеләп үтте. “Машиналарга
кирәк дип без балалар мәйданчыкларын һәм яшел зоналарны бетерә яисә
тротуарларның киңлеген кечерәйтә алмыйбыз”, - дип җавап бирде шәһәр башлыгы
казанлыга. Әлеге дәлил белән йортта яшәүче килеште һәм И.Метшинга башкарылган
эш өчен рәхмәт белдерде.
Эшлекле киңәшмәдә шулай ук Авиатөзелеш һәм Яңа Савин
районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев һәм башка рәсми затлар катнашты.