(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче май). Бүген Түбән Новгородта
Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә Идел буе шәһәрләре ассоциациясе
әгъзаларының гомуми җыелышы үтте. Муниципаль хакимият белән халыкның үзара
хземәттәшлек итүе, шулай ук шәһәр территорияләрен һәм иҗтимагый киңлекләрне
төзекләндерү чараның төп темалары булды.
Җыелышта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы
Вәкаләтле кәкиле Олег Мельниченко катнашты. Түбән Новгородка Казан делегациясе
составында шулай ук Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов
һәм Казан шәһәр Думасы секретаре Людмила Андреева килделәр.
Шәһәр территорияләрен һәм иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү
белән бәйле булган мәсьәләләр буенча фикер алышу кысаларында, доклад белән Түбән Новгород, Самара,
Эстәрлетамак, Пенза һәм Чебоксар башлыклары чыгыш ясады.
“Шәһәрләрне
төзекләндерү, шәһәрлеләрнең яшәеше, ял итүе өчен уңайлы шартлар һәм яңа
иҗтимагый киңлекләр булдыру – төп бурычларның берсе, аларны чишү безнең даими
контроль астында тора. Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2017 ел
экология елы дип игълан ителде, шуңа да төзекләндерү мәсьәләләре буенча ул аеруча
да мөһим. Идел елгасы бассейнында урнашкан шәһәрләребез өчен экология елы беренче
дәрәҗәдәге әһәмияткә ия. Чөнки без шәһәр территорияләрен төзекләндерү һәм
әйләнә-тирә мохитне саклау буенча чаралар башкарудан тыш, әле барлык көчебезне
һәм акчаларыбызны елга һәм күлләрнең яр буйларын төзекләндерүгә, шулай ук
сулыкларны чистартуга юнәлтергә тиешбез”, - дип белдерде Илсур Метшин.
Казан Мэры Идел буе шәһәрләре ассоциациясенең барлык
әгъзаларын да тәҗрибә уртаклашу өчен Татарстан башкаласына чакырды.