(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче май). Казан “Рубин”ы сезонның соңгы “өй матчы”н уздырды. “Казан Арена” стадионында узган футбол буенча Россия чемпионатының 29-нчы туры уенында казанлылар ЦСКА командасына 0:2 исәбе белән оттырдылар. Уен барышын “Рубин” президенты, Казан Мэры Илсур Метшин да күзәтте.
Сезонның йомгаклау матчын “Рубин” 21-нче май көнне Пермьдә җирле “Амкар” клубына каршы уйнаячак, дип хәбәр итә “Рубин” футбол клубы матбугат хезмәте.