(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче май, Алсу Сафина). Җылылык бирү
чоры башланганчыга кадәр Татарстан башкаласында 1115 күпфатирлы йортта шәхси
җылылык пунктлары урнаштыру планлаштырыла. Батыршин урамындагы 33-нче номерлы
йорт кайнар су белән тәэмин итү системасын модернизацияләү программасы буенча
шәхси җылылык пункты монтажланган Казанның беренче йорты булып тора. Шәхси
җылылык пункты эше белән бүген шәһәр Мэры Илсур Метшин танышты. “Кордон” торак
милекчеләре ширкәте рәисе Маргарита Андрюхина шәһәр җитәкчесенә йортта
яшәүчеләрнең инде яңалыкның өстенлекләрен сизәргә өлгерүләрен җиткерде: кайнар
су бер кыенлыксыз өске каттагы фатирларга барып җитә, суның җылынуын көткәндә
су агызып тору кирәкми.
“Казан энергия сервисы үзәге” муниципаль казна учреждениесе
директоры Евгений Чекашов Мэрга күпфатирлы йортларга һәм шәһәрнең бюджет
учреждениеләренә куела торган шәхси җылылык пунктын күрсәтте. Әлеге йортта
шәхси җылылык пункты май аенда куелган, һәм йортта яшәүчеләр инде суны “яңача”
ала башлаганнар. Маргарита Андрюхина сүзләренә караганда, шәхси җылылык
пунктына күчү өчен йортның 80% кешесе тавыш биргән.
“Кешеләр һәрвакытта
да суны ачканнан соң аның кайнарлануын озак көтәргә кирәк дип зарлана, ә көткән
вакыт аралыгында аккан су өчен түләргә кирәк бит. Кайнар су белән тәэмин итүдән
кала, кешеләр иң мөһимен – аның сыйфаты яхшыруын сизәрләр дип өметләнәбез.
Безнең алда торган бурыч – көзгә кадәр калган йортларны да ясап бетерергә”, -
дип билгеләп үтте Казан Мэры.
“Татэнерго”
акционерлык җәмгыятенең “Казан җылылык челтәрләре” филиалы директоры Рим
Галиәхмәтов шәһәр башлыгына сөйләп үткәнчә, аларның җаваплылык зонасында 184 торак
йорт бар икән. Шуларның 33-ендә шәхси җылылык пунктлары инде урнаштырылган.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе
Искәндәр Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласында барлыгы 1115
күпфатирлы йортны һәм 165 бюджет учреждениесен, шул исәптән 142 мәктәпне шәхси
җылылык пукнтларына күчерәсе калган.
Шәхси җылылык пунктларын карау эшендә Киров һәм Мәскәү районнары
администрациясе башлыгы Сергей Миронов та катнашты.