Илсур Метшин Мөхәммәт Али Рәшид Әль-Аббар белән очрашты
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче май, Антон Ноздрин). Бүген
Илсур Метшин Гарәп Әмирлекләреннән «Emaar Properties» компаниясе җитәкчесе белән
Мөхәммәт Али Рәшид Әль-Аббар белән очрашты.
Очрашу барышында хезмәттәшлек мәсьәләләре сөйләшенде. Казан
Мэры гарәп компаниясенең вәкилен Татарстан башкаласындагы проектларны
инвестицияләргә чакырды. Шулай ук шәһәр башлыгы җитәкчелегендә гарәп ил вәкилләре
Иске Татар бистәсе буенча экскурсиядә булдылар, татар милли ашларын татып
карадылар, Кабан күле яр буен карадылар һәм Казан Кремлендә Кол Шәриф мәчетенә
керделәр.
Искәртеп китик, бүген Мөхәммәт Али Рәшид Әль-Аббар белән
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та күреште. Яклар коммерцияле һәм торак
күчемсез милек төзү өлкәсендә хезмәттәшлек вариантлары турында сөйләштеләр. Очрашуда
шулай ук И.Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР инвестицион
үсеш агентлыгының җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасында төзелеш,
архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урныбасары Алексей
Фролов һәм Дубайда Татарстан Республикасының сәүдә-икътисади вәкиле Тимур
Хәйретдинов катнашты.
Гарәп Әмирлекләреннән делегация Казанга Татарстан Президенты
Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча килгән.