(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы май). Казанда "Россия –
Ислам дөньясы: KazanSummit 2017" IX халыкара икътисадый саммиты бара. Чарада
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан
Мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнаша.
Татарстан Республикасы үрнәгендә без ислам бизнесы белән
гамәли яктан багланышлар механизмын көйләргә омтылабыз. Бу процесста мөһим
рольне KazanSummit үти. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017" IX халыкара
икътисадый саммитының пленар утырышында шулай дип белдерде.
Утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм чара кунаклары
"Корстон" КСКК холлында оештырылган күргәзмәне карадылар. Анда
Татарстан предприятиеләре Ислам хезмәттәшлеге илләре белән хезмәттәшлек
тәҗрибәләре турында сөйләделәр, Болгар ислам академиясе, КФУ нигезендәге
«Islamica» халыкара координацион үзәге турында хәбәр иттеләр.
Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов KazanSummit
тугызынчы кат уздырылуын ассызыклады. Бер мәйданчыкта төрле илләрдән килгән
сәясәтчеләр, бизнесменнар, иҗтимагый һәм дини оешмалар вәкилләре, галимнәр,
яшьләр җыела. Алар барысы да Россия Федерациясе белән мөселман илләре арасында
хезмәттәшлекне киңәйтү яклы.
Татарстан Президенты Россия Федерациясе Президенты Владимир
Путинга, Тышкы эшләр министрыгына һәм Дәүләт Думасына форумны оештыруда
ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә ТР Хөкүмәте матбугат хезмәте.
"Безгә KazanSummit мәйданы ачыктан һәм ышанып
Россия Федерациясендә ислам финанславы перспективалары һәм проблемалары турында
сөйләшергә, Россиядә партнерлык банкингын гамәлгә ашыруда пилот төбәк булгарак
Татарстан Республикасы тәҗрибәсен тәкъдим итәргә, һәм конкрет инвестиция
проектлары турында фикер алышырга мөмкинлек бирә", - диде ТР Президенты.