(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы май). Бүген Казан Кремлендә
тарихи вакыйга булды: Казан ханнары булган Олуг Мөхәммәд улы Мәхмүт хан һәм
Мөхәммәт Әминнең җәсәдләре җир куенына иңдерелде. 1977 елда Казан Кремлендә табылган
ханнарның каберләре мавзолей-төрбәгә урнаштырылды.
Җәсәдләрне күмү дини йоласында Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе
Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры
Илсур Метшин, Татарстан Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, Үзәк Диния нәзарәте
рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте
рәисе, республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башкалар катнашты. Әлеге
чара махсус Болгар җыены алдыннан, бөтен Россия мөселманнары, мөфтиләр,
хәзрәтләр, имамнар Казанга җыелу вакытына туры китерелде.
Искәртеп үтик, Казанның 1000 еллыгы алдыннан Казан Кремле
ныклап өйрәнелә башлагач, Сөембикә манарасы тирәсендә Казан ханнары сөякләре
табыла. Моңарчы алар Археология музеенда сакланды. Галимнәребез белдергәнчә, бу
сөякләр 1467 елда вафат булган Мәхмүт хан һәм 1518 елда вафат булган
Мөхәммәдәмин ханныкы.
Башта Кол Шәриф мәчете каршында җеназа намазы укылды. Соңыннан
дүрт җәсәдне тәкъбир әйтеп дин әһелләре Сөембикә манарасы каршындагы
мавзолей-төрбәгә китерде, дип хәбәр итә ТР Хөкүмәте порталы.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында соңгы елларда халкыбызның
тарихына зур игътибар бирелүен ассызыклады. “Үзебезнең җирлек, халкыбызның, дин
тарихына игътибар юнәлтәбез. Ханнарыбызның җәсәдләрен җир куенына урнаштырабыз.
Бу күптәнге теләк, бүген ул тормышка аша. Мин археологларга, архитекторларга,
дин әһелләренә рәхмәтлемен. Бу бик изге һәм кирәк эш”, – дип мөрәҗәгать итте
Президент.
“Казан Кремле” музей-тыюлыгы баш архитекторы Рөстәм
Зәбиров журналистларга хан җәсәдләренең күн белән тышланган агач
табутларга җиргә салынганын, өстенә ком сибелгәнен, аннары өстән тагын 20 см бетонланачагын әйтте.
Бер атна эчендә каберләрне өстән пыяла аша карап булачак. “Мәхмүт хан династиядә
йә беренче, йә икенче хан булган. Ул Казан ханлыгын булдырган Олуг Мөхәммәд
улы. Йә Олуг Мөхәммәд улын шундук тәхеткә утырткан, йә үзе кыска вакыт кына
идарә иткәннән соң хан иткән”, – дип сөйләде Рөстәм Зәбиров. Ул яңа төрбәнең
элеккесеннән аерылып торуын әйтте. Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы
белән килештереп, яңасында җир астына керү юлы ясалганын билгеләп узды.
Туристлар төрбәгә кереп, каберләрне махсус пәрдә рәвешендә куелган пыяла аша
карый алачак. Шулай ук, каберләрне пыяла аша өстән дә күреп булачак. Рөстәм
Зәбиров табутларда казулар вакытында табылган орнаментлар төшерелгәнен әйтте.