(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май). Болгар ислам академиясе
дини тәгълиматчылар үзәге булырга тиеш. Болай булачагына шик юк, моның өчен
бөтен шартлар тудырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов Изге Болгар җыенында белдерде.
Җыенда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм
мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" Республика фонды
попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты аппараты
җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан
Мэры Илсур Метшин, Россия Баш мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте
рәисе Тәлгать Таҗетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил
хәзрәт Сәмигуллин һәм башка мәртәбәле дәүләт эшлеклеләре һәм кунаклар катнашты.
Республика җитәкчесе бәйрәмгә җыелып килгән өчен һәркемгә
рәхмәтен җиткерде. "922 елда безнең бабаларыбыз Ислам динен хөкүмәт дине
итеп кабул иткән. Шушы җирлекне хәзер күтәрәбез. Әле "Кол Гали"
кунакханәсен карап кайттык. Анда бик матур төзелеш эшләре бара. Быел тәмамлап
булмасмы икән, дип уйлыйбыз. Бер ел элек Болгар ислам академиясенә нигез
салынды. Бүген ничек итеп 1-нче сентябрьдә эшен башлап җибәрү тутында
сөйләштек", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент әйтүенчә, безнең бабаларыбыз шушы җирне, динне
сайлаган икән, без традиция, гореф-гадәтләрне сакларга тиеш. Соңгы елларда
"Яңарыш " фонды ярдәмендә саллы эш башкарылды. "Бу -
Татарстанның теләсә кемне чакыра алырлык искиткеч җиренә әверелде. Иң мөһиме -
бу эшләр барысы да ихлас күңелдән алып барыла, - дип, ул Минтимер Шәймиевкә
рәхмәтен белдерде һәм аңа мөрәҗәгать итеп: "Сез монда, бу процессның
нигезендә торасыз", - диде.
Бәйрәмне ачу тантанасыннан соң, кунаклар Идел яр буе буенча
үттеләр, яңа музей белән таныштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат
хезмәте.