(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июль). Күп балалы гаиләләр өчен бирелә
торган җир биләмәләрен инженер инфраструктурасы һәм юллар белән тәэмин итү муниципалитет
һәм республика көче белән генә башкарып чыга торган эш түгел. Әлеге мәсьәләне
бары тик федераль үзәк ярдәме белән генә хәл итеп була, диде бүгенге эшлекле
дүшәмбе утырышында Казан Мэры Илсур Метшин. Ул әлеге мәсьәләнең Россиянең башка
төбәкләре өчен дә актуаль булуын билгеләп үтте.
Юллар салу, газүткәргеч яки канализация сузу, электр белән
тәэмин итү – муниципалитет өчен көчтән килмәслек эш һәм республика бюджеты өчен дә
шактый катлаулы мәсьәлә, дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Җир һәм мөлкәт
мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәүтдинов. Үз чиратында, Мэр әлеге мәсьәләнең
Россиянең башка төбәкләре өчен дә актуаль булуын билгеләп үтте. “Без беркемдә дә
ялгыш фикер булуын теләмибез – әлегә карарлар юк. Федераль үзәк катнашыннан
башка муниципалитет республика белән берлектә, хуҗаларда булган чараларны
кулланып та әлеге мәсьәләне чишә алмый, - дип саный И.Метшин. – Ун ел элек
бездә моңа охшаш очрак булды: без республика җитәкчелегенә биш ел эчендә меңнән
артык лифтның сафтан чыгачагы турындагы хәбәрне җиткердек. Чөнки аларның
куллану вакыты беткән һәм озайту мөмкин түгел иде. Ул вакытта республика
Президенты Минтимер Шәймиев, шәһәр һәм республиканың мондый күләмдә материаль
чаралары булмавын әйтте. Һәм әлеге мәсьәләне кредит алу белән генә хәл итеп
булмаячагы ачыкланды. Ләкин федераль программа ярдәме белән без бүгенге көнгә
1800 лифт алыштыра алдык. Коммуникация мәсьәләсендә федераль программадан башка
бер генә юл да юк. Әлеге указны гамәлгә ашыруда катнашучы барлык төбәкләр өчен
дә бу катлаулы очрак, шуңа күрә озак көттермәс, уртак бер чишелеш булыр”, -
диде И.Метшин.
Мэр четерекле мәсьәләләр булуына да карамастан Казанның бер
урында гына тормавын билгеләп үтте – мисалга, Биектау районы территориясендә коммуналь
инфраструктураны комплекслы үстерү программасы расланган, һәм монда беренче
йортлар төзелә башлаган.
Р.Галәүтдинов үзенең чыгышында чиратта торучылар санының
артуын билгеләп үтте. 2012 елның февралендә гражданнарга җир биләмәләрен бушлай
бүлеп бирү исемлегенә 1158 гаилә кертелгән булса, бүгенге көндә мондый гаиләләр
саны – 8358. “Соңгы елда Казанда күп балалы гаиләләр саны 3 тапкырга артты. Ай
саен район администрацияләрендә 100-дән 120-гә кадәр күп балалы гаиләне теркәп,
исәпкә бастыралар”, - диде ул.
“Бездәге бәби-бум күп балалы гаиләләргә җир биләмәләрен
бүлеп бирү мәсьәләсен нидер дәрәҗәдә катлауландыра да, һәм бу, мөгаен, катлаулы
мәсьәлә безне шатландырган бердәнбер очрактыр. Гади генә бер мисал: программа
старт алган көннән бүгенге көнгә кадәр 4 ел эчендә җир биләмәләрен алуга
гаиләләрнең чиратка басуы 8 тапкырга арткан, чөнки бездә күп балалы гаиләләр
саны менә шундый темплар белән үсә. Алар җир белән тәэмин ителсен өчен без
барысын да эшләячәкбез”, - диде И.Метшин һәм җиргә кытлык булганлыктан күп
балалы гаиләләргә ярдәм итү программасының нинди авырлык белән башланып китүен
искә төшерде. Ләкин ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, башка муниципалитетлар һәм
җир хуҗалары ярдәме белән мәсьәләнең уңай чишелеш табуын әйтеп үтте ул.
“Бүгенге көндә 164 гектар
җир бирелгән – бу бик зур сан. Федераль законнарны чыгаручыларга рәхмәт: Россия
хөкүмәте әлеге указларны гамәлгә ашыру барышында федераль җир биләмәләреннән
куллану мөмкинлеге турындагы карар кабул итте. Җир биләмәләрен бүлеп бирү
механизмына күпмедер вакыт кирәк булса да, без уңай нәтиҗәләргә ирешә алдык”.