(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июль). Казан Мэры Илсур Метшин
якынлашып килүче Ураза гаете белән котлады.
“Хөрмәтле казанлылар!
Ихлас күңелдән якынлашып килүче Ураза гаете белән тәбрик
итәм!
Ураза гаете – ислам динендәге төп бәйрәмнәрнең берсе, ул Рамазан
аеның тәмамлануын белдерә. Рамазан ае безгә кеше тормышындагы һәм җәмгыятьтәге
кыйммәтләр турында искә төшерә, күңелебезне чистартырга һәм берләшергә чакыра,
игелекле гамәлләр кылырга, якыннарыбыз-туганнарыбызга игътибарлы булырга,
мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга өнди.
Рамазан ае изге гамәлләребезне арттыра, күңелләребезне
чистарта һәм нурландыра. Игелекле эшләр башкару теләге көндәлек тормышта да
дәвам итәр дип ышанасы килә.
Ихлас йөрәктән ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Аллаһы
Тәгалә сезне һәм якыннарыгызны сакласын, догаларыбызны кабул итсен һәм иманыбызны
ныгытсын. Ураза гаете мөбарәк булсын!” – диеләр мөрәҗәгатьтә.