(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июль, Антон Ноздрин). Казанда Гаилә,
мәхәббәт һәм тугрылык көнен гаилә пикнигы форматындагы өч көнлек фестиваль
белән билгеләп үтәчәкләр. Ә 12 гаилә пары мәхәббәт һәм тугрылык өчен медальләр
белән бүләкләнәчәк. Казанлыларны һәм шәһәр кунакларын нинди чаралар көтүе
турында бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казанның ГХАТ идарәсе җитәкчесе Гүзәл
Габбасова таныштырды.
Г.Габбасова бәйрәм чараларының “Казан” гаилә үзәге янында
узачаклыгын билгеләп үтте. Алар 8-нче июль көнне 11.00 сәгатьтә старт ала. “Бәйрәм
кунакларын сабын куыгы тамашасы, фокус-тамаша, шәһәрнең иҗат коллективлары
чыгышы, бию мастер-класслары көтә”, - дип хәбәр итте идарә җитәкчесе. Моннан кала,
Касә янында төрле яшь категорияләре өчен зур интерактив зона оештырылачак. Бәйрәм
көне масштаблы флешмоб һәм гаилә дискотекасы белән тәмамланачак. Традиция
буенча гаилә парларын бүләкләү төп вакыйга булып тора.
Фестивальнең икенче көне Казанның спорт-иҗади гаиләләренә
багышланачак. Шулай ук казанлыларны курчак театры, Болактагы күчмә театр,
акробатик боз тамашасы һәм башка иҗади коллективлар чыгышлары көтә. Көн ачык
һавада кино карау белән тәмамланачак, тамашачыларга бушлай поп-корн
таратылачак.
Г.Габбасова сөйләп үткәнчә, якшәмбе бәйрәм көн физик
күнегүләр ясаудан башлана. Соңыннан гаиләләр аш-су тамашасында, бию
мастер-классында һәм башка күңел ачу чараларында катнаша алалар.
Казан Мэры Илсур Метшин Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең
яшь бәйрәм булуын һәм аның илдәге иң яраткан бәйрәмгә әйләнергә лаеклы икәнлеген
билгеләп үтте. “Гаиләдән кадерлерәк әйбер юк. Казан – зур гаилә, ул кечкенә
бәхетле гаиләләрдән тора. Һәр гаилә бәхетле яшәсен иде”, - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.