И.Метшин: “Без мәдәният һәм туризм юнәлешләре буенча яңа фикерле яңа кешеләр көтәбез”
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU,
4-нче июль, Ксения Швецова). Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе
вазыйфасына ачык сайлаулар финалчысы Марат Уразаев әлеге комитет рәисе
урынбасары вазыйфасын алырга тәкъдим алды. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан
Мэры Илсур Метшин җиткерде. Моңа кадәр М.Уразаев “Софт Лайн” АҖ сәламәтлекне
саклау департаменты җитәкчесе булып эшләгән иде.
Мэр билгеләп үткәнчә, сайлап алу барышында үзләрен яхшы
яктан күрсәткән калган финалчылар да яшьәр сәясәте кысаларында мөстәкыйль
юнәлешләрне җитәкләячәк.
Шәһәр җитәкчесе шулай ук шәһәрлеләрне активлык күрсәтергә
һәм узган атнада игълан ителгән тагы ике вазыйфага – Туризм үсешенә булышлык
күрсәтү комитеты рәисе вазыйфасына һәм Мәдәният идарәсе җитәкчесенә – сайлауларда
катнашырга чакырды.
И.Метшин ачык сайлауларда катнашучыларга уңышлар теләде һәм
шәһәрлеләрне үзләренең идеяләре белән бүлешергә чакырды. “Беренче сайлаулар
безне нык илһамландырды, мәдәният һәм туризм буенча да шундый ук кызыклы проектлар
күрәсе килә. Без яңа фикерле, яңа карашлы яңа кешеләрне бик нык көтәбез. Сайлауларны
игътибар белән күзәтәчәкбез”, - диде И.Метшин.