Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең ТКХ мәсьәләләре буенча урынбасары “Ростехнологии-инвест” командасына күчә
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июль). Александр Лобов, “Ростехнологии-инвест” компаниясенә торак-коммуналь
хуҗалыктагы инфраструктур проектлар буенча генераль директор урынбасары
вазыйфасына күчү сәбәпле, Башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь
хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары вазыйфасыннан китә. Яңа эшендә ул көнкүреш
калдыкларны утильләштерү буенча сынау проектын тормышка ашыруны җитәкләячәк. Казан
Мэры Илсур Метшин башкарган эше өчен аңа рәхмәт белдерде һәм Башкарма комитет
җитәкчесенең ТКХ мәсьәләләре буенча яңа урынбасар Искәндәр Гыйниятуллинны
тәкъдим итте, моңа кадәр ул ТКХ комитеты рәисе иде.
Илсур Метшин Александр Лобовка яңа вазыйфасында уңышлар
теләде һәм “Казан файдасына башкарган фидакарь хезмәте” аерым хөрмәтләү
билгесен тапшырды.
Шәһәр җитәкчесе әлеге әһәмиятле юнәлеш җитәкчесез кала
алмаганлыгын искәртте һәм ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллинның Башкарма
комитет җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнүен игълан итте. “Без “комитет рәисе –
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары” схемасына кайтырга булдык”, - дип
билгеләде И.Метшин һәм И.Гыйниятуллинга уңышлар теләде.