(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июль, Ксения Швецова). Әлеге
минутларда Казан ратушасында зооботаника бакчасының фирма стилен эшләячәк дизайн-бюроны
ачыклау буенча профессиональ жюри утырышы үтә. Жюри әгъзалары бәйгедә
катнашучыларның эшләрен скайп-сессия режимында өйрәнәчәкләр – командаларның
һәрберсе белән үзенчәлекле “телекүпер” көйләнгән. Әлеге механизм ярдәмендә
дизайнерлар үзләренең проектларын тәкъдим итәчәкләр һәм жюри сорауларына җавап
бирәчәкләр. Утырышны жюри рәисе, Казан Мэры Илсур Метшин ачып җибәрде. Ул
катнашучыларның барысына да уңышлар теләде һәм финалга иң көчле командалар
чыгуын билгеләп үтте.
“Казанның зооботаника бакчасында төзекләндерү эшләре
тәмамлануын барыбыз да түземсезлек белән көтәбез. Шушындый авыр вакытта зооботаника
бакчасын яңарту эшләренә материаль чаралар таба алган Президентыбыз Рөстәм
Миңнехановка зур рәхмәт. Әлеге ярдәм булганга төзелеш эшләре актив алып барыла,
- диде И.Метшин. – Бәйгенең беренче этабында Россиянең 18 шәһәреннән 76 команда
катнашты. Катнашучыларның мондый санда булуына мин бик шат. Без фирма стилен
булдыруда нәрсәнедер алыштыру, үзгәрешләр кертү мөмкин булган вакытта эшлибез,
карарлар кабул итәбез, менә шунысы бик мөһим. Барыгызга да рәхмәт сүзләрен
җиткерәм һәм яхшылардан яхшыларны сайлап алуда уңышлар телим”.
Исегезгә төшерәбез, Казанда зооботаника бакчасының фирма
стилен эшләячәк дизайн-бюроны сайлап алу буенча бәйге бара.
Командаларның һәрберсенә чыгыш ясау өчен 10 минут вакыт
бирелә. Алар видеоконференция режимында жюрига үзләренең проектларын тәкъдим
итәчәкләр.
Бүген кич утырыш тәмамланганнан соң нәтиҗәләр ясалгач,
җиңүче исеме билгеле булачак. Утырышта шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Наталия
Фишман, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Казанның
муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова катнашты.