(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июль, Ксения Швецова). Казанда
зооботаника бакчасының фирма стиле концепциясен эшләү буенча үткәрелгән
Бөтенроссия дәрәҗәсендәге ачык бәйге тәмамланды. Бүген Казан ратушасында
профессиональ жюри катнашында үткән утырышта нәтиҗәләргә йомгак ясалды. Казан
Мэры, жюри рәисе Илсур Метшин җиңүчене игълан итте – ул Казанның “Максат”
компаниясе (“Lorien” компанияләр төркеменә керә).
Мэр бәйгедә катнашучыларга һәм жюри әгъзаларына рәхмәт
сүзләрен җиткерде. Ул иҗади ярышның барлык Россияне берләштерүен билгеләп үтте.
“Безнең өчен бу яңа сулыш, яшь, креатив, талантлы яшьләрнең зооботаника бакчасына
яңалыклар кертергә омтылуы. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән
Казанда уникаль программа эшли, шунлыктан безнең сезнең кызыклы, матур
тәкъдимнәрегезне гамәлгә ашыру мөмкинлеге бар, - диде И.Метшин. – Мондый
бәйгедә беренче тапкыр Казан командасы җиңеп чыкты. Мин сезне әлеге форсаттан
та ихлас тәбрик итәм”.
Мәскәүнең “Wowhouse” төркемен дә аерым игътибарга алып билгеләп
үттеләр. Аңа махсус бүләк тапшырылды. “Заявкалар шул дәрәҗәдә югары иде ки,
барысы да бер тавыштан хәл ителде. Жюри әгъзасы һәм шәһәр мэры буларак, мин
әлеге лаеклы “Wowhouse” компаниясенә махсус бүләк тапшырырга кирәк дигән карар
кабул иттем”, - диде И.Метшин. Өченче урында – “Gruppa” һәм “Студия Артемия
Лебедева” дигән ике Мәскәү компаниясе.
“Безнең проектларыбыз яхшырганнан яхшыра бара, бәйгедә
катнашучыларның тәкъдимнәре искиткеч яхшы иде, шунлыктан җиңүчене сайлап алу
бик авыр булды. Бәйгедә катнашучылардан алынган барлык тәкъдимнәрне гамәлгә
ашыра алсак, безнең зооботаника бакчасы бөтенләй башка яссылыкта ачылачак – ул
бик матур, якты, җылы, кояшлы, шәһәр халкы һәм башкала кунаклары өчен аның
ишекләре һәрчак ачык булачак. Анда инде сезнең барыгызны да чакырасы килә”, -
диде И.Метшин.
Исегезгә төшерәбез, Казанда зооботаника бакчасы өчен фирма
стилен эшләячәк дизайн-бюроны сайлап алу буенча бәйге үтте. Бәйгедә Россиянең
18 шәһәреннән 76 команда катнашты. Жюри финалга иң яхшы 14 команданы сайлап
алды.